Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Без бергә күпне булдырабыз!”

Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында мөкинлекләре чикләнгәннәрнең Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга чирек гасыр тулуга багышланган республика фестивале кысаларындагы чарасы әнә шул исем астында узды. Анда тамашачы һәм жюри хөкеменә утызга якын чыгыш тәкъдим ителде. Сәхнәгә җыр-моң сөючеләр, биючеләр, шигъри җанлы төрле яшьтәге инвалидлар чыгып, ике сәгать дәвамында үзләренең сәләтләрен, авырлыклар...

Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында мөкинлекләре чикләнгәннәрнең Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга чирек гасыр тулуга багышланган республика фестивале кысаларындагы чарасы әнә шул исем астында узды. Анда тамашачы һәм жюри хөкеменә утызга якын чыгыш тәкъдим ителде.

Сәхнәгә җыр-моң сөючеләр, биючеләр, шигъри җанлы төрле яшьтәге инвалидлар чыгып, ике сәгать дәвамында үзләренең сәләтләрен, авырлыклар алдында көчсез булмауларын исбатладылар. Аларның һәр чыгышы җылы алкышлар белән каршы алынды. Язмыш һәрбер адәм баласына бәхет савыты тоттырган. Нишлисең бит, ул төрледән төрле: кемнеңдер кулында савыты тулы, икенчеләрнеке яртылаш кына, ә өченчеләрнеке буш. Шул савытларга һәркем кызганмыйча үзеннән бер тамчы гына миһербанлык тамызса да, язмыш давылына эләгеп имгәнгән гарип-горабалар, ятимнәр, өмет утлары сүнгән, төзәлмәслек авыруга дучар булганнар, үсемлекләр кебек яктылыкка, җылылыкка омтылырлар иде. Аларның бәхетле елмаюыннан дөнья нурга күмелер иде. Кайгы-хәсрәт ишек тупсасын атлап керер алдыннан сәламәт бәндәләр вакытында ярдәмнәрен, йөрәк җылыларын кызганмасалар, авырлыклар сизелмидер ул. Төбәгебездә гомер кичерүче инвалидлар да бу яктан бәхетле. Чөнки район җитәкчеләребез аларның тормыш-рәвешләре турында хәбәрдар. Проблемаларын кулдан килгәнчә хәл итү юлларын табалар. Хәер, мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә "тик ятмыйлар". Соңгы елларда аларның активлыгы күз алдында. Нинди генә мәдәни, спорт чараларында катнашмыйлар алар. Җөмһүриятебездәге тарихи урыннарга сәяхәт кылалар. Инвалидлар арасында күпме танышым бар, берсеннән дә моң-зарны ишеткәнем юк. Фестиваль көнне дә аларның сәхнәдәге үз-үзләрен тотышларында җитдилекне күрми мөмкин түгел иде. Әлеге чарага инвалидлар ныклап әзерләнделәр. Тырышлык юкка чыкмады. Залда утыручылар һәр чыгышны җылы каршы алды. Соңыннан район башлыгы Анатолий Иванов аерым җырчыларга, биючеләргә, коллективларга бүләкләр тапшырды. Ә мәртәбәле жюрига алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, аларны Казанга финал өлешенә җибәрү җиңел булмас. Чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле, тиешле югарылыкта башкарылды.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев