Нократ

Бергәләп күбрәк булдырабыз

Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде....

Җиңү паркына инвалидлар фестиваленә килүчеләр быел да район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизовның һәм җәмгыятьләре җитәкчелегенең, дусларының, танышларының бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен кабул иттеләр; концерт карадылар, кайберләре сәхнәдә үзләре язган шигырьләрен укып, җырлап та төштеләр; төрле ярышларда көчләрен һәм җитезлекләрен сынап та карадылар; бүләкләр дә күп әзерләнгән иде; юбилярлар да тәбрикләнде. Тормышлары, кәефләре белән кызыксынып, берничәсе белән әңгәмә корып та алдык.

Аралашырга ярата

Фәриткә ундүрт яшь.

Бәйрәмгә туганнан туган сеңлесе Элина белән килгән иде. -Фәрит, урамга еш чыгасыңмы? -Еш чыгам. Давыдов урамындагы 4нче мәктәптән ерак булмаган йортларның берсендә яшибез. Башта өске катта тора идек. Әти-әнием фатирны беренче катка алыштырдылар. Үз машиналары булгач, әнинең туган авылы Иске Комазанга кунакка еш кайтабыз. Мине машинага күтәреп алып чыгып утырталар. Ә урамга, җәй көне, көн дә чыгам. Әни дә чыгарып куя. Элина да алып чыга. Быел подъездга пандус ясадылар, култыкса куйдылар. Чыгу җиңеләйде. Мин үзем колясканы тәгәрмәченнән йөртә алмыйм. Кулларымның көче җитми. Һәрвакыт кеше ярдәме кирәк. Хастаханәгә барганда да машинага күтәреп алып чыгалар. Күтәреп алып керәләр. Коляскам өйдә калып тора. Урамга чыккач, малайлар, кызлар белән танышам. Элинаның дуслары яныбызга килә. Интернетта да дусларым шактый. Алар белән язышам. -Укыйсыңмы соң? -Укытучылар өйгә килеп укыталар. Быел сигезенче сыйныфка күчтем. Компьютер белән эшләргә бик яратам.

Үзгә караш кирәкми

Гөлназ Мифтаховага егерме дүрт яшь.

Реклама

Әти-әнисе тәрбиясендә Давыдов урамындагы "Җиңүгә 60 ел" дигән язулы йортта яши. -Гөлназ, синең белән нәрсә булды? -Кечкенә чагымда сул ягым параличланган. Башта аз гына үз аягым белән йөри идем әле. Дәваланырга Казанга алып бардылар. Хәзер бөтенләй йөри алмыйм. Ел саен ике-өч тапкыр Мамадыш хастаханәсендә дәваланып чыгам. -Инвалидлар - бик сизгер халык. Кешеләрдә үзеңә карата нинди караш тоясың? -Кешеләр ярдәм итәргә, булышырга тырышалар. Үземне кызганганнарын яратмыйм. Урамга чыгып йөргәнем юк. Әнием бу инвалидлар фестиваленә якын булгач алып чыкты. -Ә яраткан бәйрәмнәрең бармы? -Туган көнемне бик яратам. Быел 2нче декабрьдә 25 яшь тула. Яңа елларны да көтеп алам. Икесендә дә күп итеп бүләкләр бирәләр.

Җырсыз тормыш күңелсез

Василий Спиридонов фестивальгә Зур Шыя авылыннан килгән иде.

Концертта катнашты. Киләсе елның 1нче гыйнварында аңа 60 яшь тула. 1970нче елны аягы сөяктән черә башлый. Биш ай Казан хастаханәсендә дәвалана. Шул вакытта бер аягы ун сантиметрга кыскара. Хәзер ул өченче төркем инвалид. Гомере буе таякка таянып йөри. -Сезнең фестивальдәге чыгышны халык бик яратты. Гармуннан тыш тагын нинди уен коралларын "җырлатасыз"? -Баянда, барабанда да уйныйм. Башта Мамадышта фотограф булып эшләгән идем. Аннан 30 ел "КамАЗ"да фотолаборант булдым. Чаллыда яшәгәндә Халыклар Дуслыгы йортындагы ансамбльгә йөрдем. Төрле концертларда чыгыш ясадым. Менә биш ел ярым инде яңадан авылда. Анда да мари фольклор ансамблендә катнашам. Күптән түгел генә Мари Элда Сергей Чавайнаның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналарда катнаштык. Мари Элда дусларым, танышларым бик күп, аннан шушы араларда гына кайтып төштем. -Авылдагы хуҗалыгыгыз зурмы? -33 сотый җир. Бәрәңге, яшелчәләр утыртам. Тавыклар тотам. Быел бакчамда алма бик күп булды. Гарип аяк белән олы мал тотып булмый.

Миңлегөл Муллахмәтова, район социаль яклау идарәсе начальнигы:

-Соңгы ике елда районда "Уңайлы мохит" программасы буенча бик күп эшләр башкарылды. Чатларда юл аркылы чыгу урыннарын инвалидлар коляскаларда чыга алырлык итеп ясау өчен бер миллион сумлык эшләр башкарылды. Тактиль такталар куелды, бордюрлар төшерелде. Программа буенча аларны шәһәрдә 26 урында эшләү каралган иде, 30дан артык ясалдылар. Күпкатлы йортлардагы унбиш подъездга керү группалары урнаштырылды. Болар - пандуслар һәм култыксалар (поручни). Пандусларга таймый торган плитәләр җәелде. Ишекләре таррак булган урыннарда-коляскалар белән чыгып йөрерлек итеп киңәйтелде, тупсалары алынды. Баскычларга да стеналарга күтәртеп куя торган махсус җайланмалар көйләнде. Ачкычларын инвалидларның үзләренә бирдек. Район үзәк хастаханәсендә дә инвалидлар өчен уңайлыклар булдыру буенча бик күп эшләнде. Неврология һәм хирургия бүлекчәләрендә бөтен шартларга туры китереп берәр бүлмә ясалачак. Бу юнәлешләрдәге эшләр бүген дә дәвам итә.

Әңгәмәне Вәрис Гали үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: