Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең барлык хезмәт коллективларына, бизнес ширкәтләренә, партия, җәмәгать оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Краснодар краендагы табигать фаҗигасе бик зур югалтуларга, торак, тормыш өчен кирәкле объектлар, транспорт коммуникацияләре җимерелүгә, иң мөһиме-кеше корбаннарына китерде. Геленджик, Крымск, Новороссийск шәһәрләрендә һәм Краснодар өлкәсенең күп кенә поселок-авылларында яшәүчеләр...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең барлык хезмәт коллективларына, бизнес ширкәтләренә, партия, җәмәгать оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар! Краснодар краендагы табигать фаҗигасе бик зур югалтуларга, торак, тормыш өчен кирәкле объектлар, транспорт коммуникацияләре җимерелүгә, иң мөһиме-кеше корбаннарына китерде. Геленджик, Крымск, Новороссийск шәһәрләрендә һәм Краснодар өлкәсенең күп кенә поселок-авылларында яшәүчеләр су басу сәбәпле яшәү өчен иң гади шартлардан да мәхрүм ителделәр. Алар арасында өлкән яшьтәгеләр, балалар күп. Татарстан бердәмроссиялеләре фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының олы кайгысын уртаклаша. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халыкның аларны мал-мөлкәтсез, бәла белән ялгызларын гына калдырмасларына, бу хәлдән чыгарга булышачакларына ышана. Без республикабызда яшәүчеләрнең барысына да, партия әгъзаларына, фикердәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Бәлага тарыганнарга кием-салым, кирәк-ярак алу өчен финанс ярдәме күрсәтүдә актив катнашыйк. *** Россия "Яңалыклар" агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Федерация субъектларыннан Краснодар краена 1,1 мең тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән. Чарадан муниципаль районыбызда яшәүчеләр дә читтә калмады. "Шәфкатьлелек" фондына беренче взнослар да керә башлады: "Кайгырту" социаль ярдәм күрсәтү үзәге", "Төзүсервис" ЯАҖе-5000, АТП-2000 сум акча күчергәннәр. 87нче һөнәри көллияттә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган. Кием-салым, урын-җир, шәхси гигиена әйберләре, ашамлыклар, он, ярмалар... кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев