Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар! Республикага мәхәббәт аны төзек һәм уңайлы итеп күрүдә дә чагыла. Татарстан-безнең зур уртак йортыбыз, аның чиста һәм күңелгә ятышлы булуын һәркайсыбыз тели. Алда - Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы. Якты урамнар, җыештырылган ишегаллары белән Май бәйрәмнәрен лаеклы каршы алыйк. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге...

Хөрмәтле татарстанлылар!

Республикага мәхәббәт аны төзек һәм уңайлы итеп күрүдә дә чагыла. Татарстан-безнең зур уртак йортыбыз, аның чиста һәм күңелгә ятышлы булуын һәркайсыбыз тели. Алда - Яз һәм хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы. Якты урамнар, җыештырылган ишегаллары белән Май бәйрәмнәрен лаеклы каршы алыйк.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге барлык сәяси һәм җәмәгать оешмаларына, предприятие һәм оешма коллективларына, укучыларга, студентларга, өмәгә үзеннән лаеклы өлеш кертә алырлык барлык республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә. Әйдәгез, тирә-юнебездәге подъездларга, паркларга, скверларга хуҗалар күзлегеннән карыйк, гомумреспублика язгы айлыгында һәм 28нче апрельдә үтәчәк өмәдә барыбыз да актив катнашыйк.
Олылар һәм балаларның бергәләшеп хезмәт куюы мөһим. Үсеп килүче яшь буынга Ватанга мәхәббәтнең үз ишегалдыбыз, урамыбыз, авылыбыз, шәһәребез кебек иң гади әйберләр турында кайгыртудан башлануын үз үрнәгебездә күрсәтик. Өмәләр үткәргәндә сугышчан дан, мемориаль күмүләр, урыннарын обелиск, һәйкәл тирәләрен аеруча игътибар үзәгендә тотарга кирәк.
Бергәләшеп без уртак өебезне, урамыбызны, шәһәребезне тагын да чистарак, матуррак итә алабыз. Татарстан пейзажлары кабатланмас матурлыгы, гүзәллеге белән татарстанлыларның гына түгел, республика кунакларының да күзләрне иркәләсен, күңелләренә шатлык иңдерсен.
***
Хөрмәтле райондашлар!
Ватанга мәхәббәт үзең яшәгән өй, урам, шәһәр, авылны яратудан, аның турында кайгыртудан башлана. Тышкы матурлык һәм чисталыкка омтылу синең эчке дөньяңның гүзәллеге турында сөйли. Май, Бөек Җиңү бәйрәмнәре алдыннан уздырылучы традицион язгы өмәләрдә катнашу безнең бөек яңарышка, яңа сыйфатлы тормыш дәрәҗәсенә омтылуыбыз күрсәткече ул.
Районыбызда игълан ителгән икеайлык кысаларында һәр атнаның җомгасында үтәчәк өмәләрдә шәхси хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр барыбыз да актив катнашыйк. Капка төпләребез, ишегалларыбыз, йортларыбыз ялә итеп торсын, гөлбакчага әверелсен. Гаиләгезнең һәрбер әгъзасы, олысы һәм кечесе бердәм хезмәт шатлыгын, нәтиҗәлелеген тойсын. Без бергә булганда гына көчле!
А.П.Иванов,
муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X