Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Басуларда хезмәт җыры

"Тәкәнеш" агрофирмасы быел язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән иде. Соңгы көннәрдә эш темпы көчәеп киткән. Бүген басуларында егермедән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегаты эшли. "Роса" җайланмасы белән күпьеллыкларына минераль ашламалар кертеп бетерделәр. Аларны тырмалау бара. Уҗымнарның да күпчелеге тукландырылган. "Роса" агрегатының двигателе сафтан чыгу сәбәпле, бу эш тукталып...

"Тәкәнеш" агрофирмасы быел язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән иде. Соңгы көннәрдә эш темпы көчәеп киткән. Бүген басуларында егермедән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегаты эшли.
"Роса" җайланмасы белән күпьеллыкларына минераль ашламалар кертеп бетерделәр. Аларны тырмалау бара. Уҗымнарның да күпчелеге тукландырылган. "Роса" агрегатының двигателе сафтан чыгу сәбәпле, бу эш тукталып торган. Заводы белән элемтәгә кергәннәр инде, кирәкле запчастьларны барып алып кайтачаклар.
Бөртекле сабан культураларын, азык катнашмаларын һәм кукурузны барысы 8300 гектарга якын мәйданда чәчәргә планлаштырганнар. Басуга өч чәчү агрегаты чыккан иде. Дусай авылы янындагы басуда "Моррис" агрегаты белән Фәнис Вилданов һәм Рәис Саматов эшли иде. Азык катнашмалары чәчәләр. Алар һәркайсы уникешәр сәгать эшлиләр. Басуны алдан БДМ агрегаты белән эшкәрткәннәр, кабат культивацияләгәннәр.
- Чәчү комплекслары керә торган басуларның туфрагын алдан шул рәвешле эшкәртеп чыгарга тырышачакбыз. Шунсыз чүп үлән котырып үсәчәк, - ди агрофирманың баш агрономы Зөфәр Шәмсетдинов.
Фәнни технология буенча басулар игеннәр тишелеп чыгу алдыннан һәм тишелеп чыкканнан соң тырмаланырга да тиешләр. Гербицидлар сиптереп кенә чүп үләннәрдән котылып бетеп булмый. Туфрак эшкәртүне тиешенчә үткәреп, химик саклану чараларын кулланганда гына көрәш көткән нәтиҗәсен бирә. Ә химикатлар сиптерү җайланмалары бүген үк әзерлек сызыгында булырга тиешләр. "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов белән район авыл хҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов агрофирмадагы "Руслан" ОП-2000" җайланмаларының төзеклеген дә тикшерделәр. "Алга" бүлекчәсеннән аны Рөстәм Тәхәвиев, "Туган як"тан Рәфкать Закиров, "Чулпан"нан Заһит Харисов алып килгәннәр иде. Өч агрегатка да эшкә чыгарга рөхсәт бирелде. Баш агроном механизаторларга респираторлар белән махсус күзлекләр тапшырды.
Орлыкларны басуга инкрустацияләп чыгару өчен планриз, ризоторфин, мизорин кебек биологик препаратлар һәм агулар кайтарылган.
Агрофирманың "Рассвет" бүлекчәсенә "Моррис" белән Ринат Вилданов һәм Илдар Җиһаншин чыкканнар иде. Алар да азык катнашмалары чәчәләр. Гади чәчү агрегатларын Мөбәракша Хәсәншин "Чулпан", Василий Яковлев - "Родина" бүлекчәсенә алып чыкканнар.
Кукуруз агрофирмада быел 3150 гектарда үстереләчәк. Табигать шартлары мөмкинлек бирсә, беренче партиясен 5нче майда ук чәчә башларга планлаштырганнар. Моның өчен калибрлау заводыннан алып кайткан орлыклары бар.
- Заводта суктырылган орлыкларда вак җәрәхәтләр булмый. Шуңа күрә аларны иртә срокларда чәчеп куярга мөмкин, - ди агрофирманың генераль директоры Искәндәр Гарипов.
Хуҗалык язгы кыр эшләренә мең тоннага якын минераль ашламалар кайтарган. Шуларның 258 тоннасы - катлаулы ашламалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев