Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Басулар игенчене сагынган

Районыбыз игенчеләре кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Быел беренче булып басуга "Нократ", "Тәкәнеш" һәм "Трудовик-орлык" хуҗалыклары механизаторлары чыкты. Аяк асты юеш, итекләргә саз ябыша, полосалар янәшәсендәге, уйсу урыннардагы карлар да эреп бетмәгән әле. Ә "Томан" агрегаты уҗымнарга минераль ашламалар сиптереп йөри. -Апрель башында кар явып һәм көннәрне суытып, быел басуга чыгарга...

Районыбыз игенчеләре кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Быел беренче булып басуга "Нократ", "Тәкәнеш" һәм "Трудовик-орлык" хуҗалыклары механизаторлары чыкты.
Аяк асты юеш, итекләргә саз ябыша, полосалар янәшәсендәге, уйсу урыннардагы карлар да эреп бетмәгән әле. Ә "Томан" агрегаты уҗымнарга минераль ашламалар сиптереп йөри.
-Апрель башында кар явып һәм көннәрне суытып, быел басуга чыгарга бераз соңарак калдык. Былтыр кыр эшләрен 11нче апрельдә башлаган идек,-ди "Трудовик-орлык" хуҗалыгының баш агрономы Ленар Шәрифуллин.
Узган ел алар иң элек Отарка авылы янындагы басуларына өстәмә сый өстәргә чыкканнар иде. Быел "Татавтодор" филиалы базасы янәшәсендәге арыш басуына аммиак силитрасы кертәләр. Анда арышның элиталы "Память Кунакбаева" сортын чәчкән булганнар. Җир сые гектарга берәр центнер исәбеннән кертелә. Уҗымнары барысы 830 гектар мәйдан били. Тагын 1100 гектар күпьеллыклары бар. "Руслан Мальцев "Томан" агрегаты белән көн саен 150-200 гектар җиргә ашлама кертә ала. Көннәр бозылып китмәсә, уҗымнарны атна ахырына тукландырып бетерә алабыз,"-диделәр. Ашламаны аңа басуга "КамАЗ" машинасында Олег Мөхәммәтшин алып чыккан иде. Агрегатның бункерына төяргә Илдар Шәрипов белән Юрий Катаров булышалар.
"Нократ" хуҗалыгы "Роса" агрегатын басуга узган атнаның шимбәсендә үк алып чыккан иде. Быелгы язгы кыр эшләрен Малмыжка авылы янәшәсендәге күпьеллыклар басуыннан башлап җибәрделәр алар. Айзат Ганиев 600 гектар чамасы басуларны ашларга өлгергән инде. Моңарчы күбрәк күпьеллыклар басуларында эшләгәннәр. 170 гектарга җир сые керткән көне дә булган.
Атна башында "Тәкәнеш" хуҗылыгының "Алга" бүлекчәсендә уҗымнарга көч өстәргә Алексей Асафов чыкты. Ул да "Роса" агрегатын җитештерүчән эшләтә. Ике көндә бүлекчәдәге уҗымнар белән күпьеллыкларны тукландырып бетергән дә, кичә "Родина" басуларына күченгән иде. Минераль ашламаларны тамырдан кертү өчен, гади чәчү агрегатлары да әзерләп куйганнар иде хуҗалыкта. Басулар юеш булгач, аларны кулланып булмый әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев