Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Басуда – парфюм исләре

"Омар" агрофирмасында уракны башлап җибәрделәр. Хәерле сәгатьтә, игенче! Басулар көннән көн төсен үзгәртә. Арышларга сары төс иңә башлады. Бу атна ахырларына аларны егарга керешергә вәгъдә итәләр хуҗалыкларыбыз җитәкчеләре һәм белгечләре. Ә менә рыжик дигән культураны ура башларга вакыт җиткән дә икән инде. Узган атнаның шимбәсендә "Омар" агрофирмасының Сикәнәс авылы янәшәсендәге...

"Омар" агрофирмасында уракны башлап җибәрделәр. Хәерле сәгатьтә, игенче!
Басулар көннән көн төсен үзгәртә. Арышларга сары төс иңә башлады. Бу атна ахырларына аларны егарга керешергә вәгъдә итәләр хуҗалыкларыбыз җитәкчеләре һәм белгечләре. Ә менә рыжик дигән культураны ура башларга вакыт җиткән дә икән инде. Узган атнаның шимбәсендә "Омар" агрофирмасының Сикәнәс авылы янәшәсендәге басуында бу эшне башлап та җибәрделәр. Кыр корабы капитаны Илфат белән Аның ярдәмчесе Артем Галәветдинов, бисмиллаларын әйтеп, "Джон Дир"лары белән басуга кереп киттеләр.
Рыжик - безнең район, гомумән Татарстан хуҗалыклары өчен яңа культура әле. Ул техник культура исәпләнә, рапс кебек үк май өчен үстерелә. Ә мае фармакологиядә - дәвалау препаратлары әзерләгәндә, парфюмериядә, олифа ясаганда кулланыла икән. Дөрестән дә, үзенчәлекле ис бөркелә ул үсә торган басуда да. Моңарчы аны көньяктагырак өлкәләрдә - Ульяновск, Самара төбәкләре хуҗалыкларда үстергәннәр.
-Былтыр Самара өлкәсенә барып чыгарга туры килгән иде. Рыжикны алып китәргә машиналар комбайннарга чират торалар иде. Бәясе кыйммәт йөри. Безнең дә сатарга клиентлар бар инде, - ди хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Шәйхуллин.
"Омар"да аны беренче генә тапкыр чәчтеләр әле. Ул - көзге культура. Гектарына 10-12 гектар исәбеннән чәчелгән булган. Биш йөз гектардан артык үстергәннәр. Бер-ике көннән суктыра башлаячаклар. "Орлык тулы тартмачыклары (коробочки) тиз ярыла," - диләр белгечләр.
Рыжиктан башка, уҗым культураларыннан, тагын биш йөз гектар арышы да бар әле хыҗалыкның. Тагын 2342 гетар - бөртекле сабан ашлыгы. Алар өлгереп җиткәнче рыжикны суктырып бетерергә вәгъдә итәләр комбайнчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев