Нократ

Башак чыңы төрлечә

Сишәмбе көнне Ушма, Тәкәнеш һәм Шәдче төбәкләре хуҗалыклары, фермерлары кырларын әйләнеп чыкканнан соң: "Иң яхшы басулар Фәргать Рәфгатовичныкы, дип уйлаган идем, сезнеке яхшырак икән," - диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте баш агрономы Әлфәт Талиповка. "Программа" борчак басуын урып куйган. -Кичә ике квадрат метр җирдән борчагын җыеп...

Сишәмбе көнне Ушма, Тәкәнеш һәм Шәдче төбәкләре хуҗалыклары, фермерлары кырларын әйләнеп чыкканнан соң: "Иң яхшы басулар Фәргать Рәфгатовичныкы, дип уйлаган идем, сезнеке яхшырак икән," - диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте баш агрономы Әлфәт Талиповка.

"Программа" борчак басуын урып куйган.

-Кичә ике квадрат метр җирдән борчагын җыеп алып үлчәп караган идем, гектардан 18 центнер чамасы чыгарга тиеш, - ди Әлфәт Талипов. -Быелгы коры ел өчен борчактан аның кадәр уңыш чыгу бик яхшы, - дип нәтиҗә ясады "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәләхов. Арпаларын да теземнәргә сала башлаганнар. "Тәкәнеш" агрофирмасының Шәмәк авылы янындагы борчакларын суктырып та алганнар иде инде. 64 гектарлы басуларыннан 640 центнер уңыш җыеп алганнар. Уҗым культураларының торышы быел барлык хуҗалыкларда да сөенерлек. "Нократ" агрофирмасы Мамадыш ягындагы арышын фуражга суктырган. Гектарыннан 23 центнер уңыш чыккан. Соңгы елларда районыбыз уҗымнарны егермешәр мең гектар чәчә башлаган иде дә, кызганычка каршы, былтыр аның яртысына гына җителде шул. -Арышның шулай уңасын белгән булсак соң... - диде "Передовик" агрофирмасы директоры Әһлетдин Сәләхетдинов басулар белән танышып йөргәндә. "Программа"ның Мамадыш ягындагы басуында "Скиптер" сортлы көзге бодае 30ар центнер уңыш вәгъдә итә. Ул былтыр соңгы срокта - 15нче сентябрьдә чәчелгән булган. Хуҗалыктагы көзге бодайның өч төрле сорты да кышкы салкыннарга каршы тора ала торган (зимостойкий). Гомумән, "Программа"да файда китерә торган сортларны һәм культураларны сайлый һәм үстерә беләләр. Күпьеллыкларны быел 1200 гектар чәчкәннәр. Люцернаның Урал селекционерлары чыгарган, яз көне һәм чапканнан соң тиз күтәрелеп китә, еллар узгач та аз сирәкләнә торган "Сарга" сортына тукталганнар. Аның илле гектарлы участогы орлыкка калдырылган иде. "Уңышы биш центнердан да кимрәк чыкмаячак,"-дип нәтиҗә ясады районның орлыкчылык буенча баш белгече Хәлим Сәләхов басу белән танышканнан соң. Ындыр табагында чистартканнан соң 20 тонна орлык кына калса да, 600 гектардан артык чәчәргә җитәчәк бит ул! Кукурузны быел хуҗалыкта 1500 гектар чәчкән булганнар.

Районда урак башланды. Быел да беренчеләрдән булып "Трудовик-орлык", "Тәкәнеш", "Нократ" агрофирмалары, "Азык-төлек корпорациясе" борчак һәм арыш суктыруга керештеләр. Комбайнчыларны материал кызыксынсындыру өчен ярыш шартлары да әзерләнә.

Шуның 400 гектарын суктырып алачаклар. Комиссия аның Түбән Ушма лагеры янындагы басуына да тукталган иде. Урыны белән кеше биеклегеннән дә югарырак. "Корылык, яңгыр яумый,"-дип зарланабыз, ул басуга да җәйгә кергәннән бирле күп булса ике яңгыр тигәндер, су да сиптермәгәннәр. Терлекчелек комплексыннан чыккан тирес сыекчасын гына керткән булганнар. Элек юкка гына фермадагы бөтен тиресне ел саен басуларга чыгарып бармыйлар иде шул. Өченче ел хуҗалыкта көнбагышны да бөртеккә суктырып ала башладылар. Быел да 220 гектар чәчелгән ул. 200 гектарлы "Корнет" сортлы тритикале басуы да мул уңыш вәгъдә итә. Аны норманы киметебрәк чәчкән булганнар. Ә көзге бодайны, киресенчә, норманы арттырып чәчә башлаганнар. Ул яз көне сирәгәя икән. "Старый мельник"ның Алкин ягындагы тритикале басуында безне бөтенләй башка күренеш каршы алды. Су Елга ягындагы басуга җәй бер генә тапкыр яңгыр яуган, игеннәр сирәгрәк һәм тәбәнәк, ә Алкинның аргы ягындагы басу, ике яңгыр эләккәч, бераз куерак. "Тәкәнеш" агрофирмасының арыш басулары егерме центнердан ким уңыш бирмәячәк. Ә сабан культуралары тәбәнәк, басулары чүпле. Кайбер участокларда чүп үләннәргә каршы химик эшкәртү дә үткәргәннәр, югыйсә. Башакларның кыскалыгын күргәч: "Бу басуларга кергән хезмәт кызганыч. Ике елга бер генә чәчегез инде сез боларны. Яхшылап, кирәгенчә эшләсәгез, күбрәк уңыш алырсыз," - дип киңәш итүче җитәкчеләр дә булды. Гыйзззәтуллин, Юнысов кебек фермерларның басулары чистарак һәм саламының буйга биегрәк булулары белән аерылып торалар иде. "Нократ" агрофирмасы басулары да чистарак. Уңышлары да югарырак булачак. Кукурузлары да "Тәкәнеш"некеннән яхшырак аларның. Хәзергә арыш урагы сөендерә әле. Әмма сабан культураларын кызу көйдерде. Быел тагын игенче көткән уңыш җыеп алынмаячак, кайбер басуларның саламы да бик аз чыгачак.

Әлфәт Талипов, "АПК "Азык-төлек программасы"ның баш агрономы

-Очраклы гына бер Татарстан галименең прогнозын тапкан идем. Ул 2025нче елга кадәр бездә коры еллар өстенлек итәчәген фаразлаган. 2010нчы елдагы бик көчле корылыкны да күрсәткән иде. Барысы да туры килеп бара. Шуңа күрә, уҗымнарның кышкы салкыннарга, сабан культураларының корылыкка каршы тора торган сортларына күчеп беттек. Иң беренче көздән туңга сөрергә, яз туфракны яхшылап әзерләргә, чәчкәндә җитәрлек минераль ашламалар кертергә кирәк.

Минневәрис Мингалиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: