Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Барысы да төп бүләккә лаек иде

Ниһаять, килеп җиттек. Узган елның ноябрь аенда старт алган шәһәр оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең театр коллективлары арасында игълан ителгән конкурска дүшәмбе көнне йомгак ясалды. Николай Михайлов Җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны, әлеге чарада актив катнашканнарны бүләкләр алдыннан район башкарма комитеты белән район мәдәният йорты коллективлары үзләренең спектакльләрен тамашачы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышлары...

Ниһаять, килеп җиттек. Узган елның ноябрь аенда старт алган шәһәр оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең театр коллективлары арасында игълан ителгән конкурска дүшәмбе көнне йомгак ясалды. Николай Михайлов Җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны, әлеге чарада актив катнашканнарны бүләкләр алдыннан район башкарма комитеты белән район мәдәният йорты коллективлары үзләренең спектакльләрен тамашачы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышлары зачеттан тыш булуга карамастан, комиссия бу коллективларга югары бәя бирер иде, дисәм, ялган булмас. Төбәгебезнең сәнгать үзәге булган мәдәният йортында хезмәт куючылар бернинди ясалмалыксыз, буяулар өстәмичә бөтен барлыклары белән үзләренең тормышларын яктырттылар. Муниципаль район башкарма комитеты артистлары исә барысын да уздырып җибәрделәр. Шәһәрдәшебез, Бөек Ватан сугышы елларында Вышний Волочек шәһәрендәге туку фабрикасы белән бергә күченеп килгән, Җиңүдән соң да туган якларына кайтмыйча, бөтен гомерен Мамадыш белән бәйләгән Нина Галочкина турындагы, авыр чорларны чагылдырган тамашаны караганчы, залда утыручылар өчен чын сюрпризлар әзерләнгән иде. Районның баш архитекторы Рамил Миннеханов комлы пыяла өстендә, чын мәгънәсендә, могҗизалар тудырды. Экология елы булганлыктан, башкарма комитетта утыручы сылу кызларыбыз натураль материалдан тегелгән киемнәр коллекциясен тәкъдим иттеләр. Яктыртылган ак экран артында да гүзәллекне күрү бәхетенә ирештек без. Ярты елга якын сузылган спектакльләр арасында төрлесен карарга туры килде. Көлдерә торганнары да, күз яшьләрен түктергәннәре дә булды. Шунысы сөенечле, оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең берсе дә конкурстан читтә калмады. Иң мөһиме - алар тамашачыларга, мәртәбәле һәм таләпчән жюри әгъзаларына театрның тирән диңгез икәнлеген, аның дулкыннарының кешеләргә матур сәнгать белән очрашканнан соң сәләтне чагылдыручы иҗат булуын ирештерә, шатлыкның күренмәс җепләр аша актерларга кайтуын исбатлый алдылар. Һәр коллектив төп бүләккә лаек булырлык иде. Ни кызганыч, күп көчләр, вакыт түгеп әзерләнгән, мамадышлылар яратып өлгергән театраль тамашаларга нәтиҗә ясар мизгелләр дә озак көттермәде. Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә бүләкләр алучыларның йөзләрендә конкурсның шулай сизмичә үтеп китүенә "канәгатьсезлек" билгеләрен чамаларга мөмкин иде. Нишлисең бит, башланган эшнең ахыры була. "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүчеләр: Гөлназ Кадыйрова - "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат" филиалы директорының ТРК буенча урынбасары; Алсу Саттарова - 4нче санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы; Гөлия Шиһапова - "Әкият" балалар бакчасы кладовщигы; Татьяна Казакова - "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе ярдәмчесе; Хәбирә Фәизова - "Ландыш" балалар бакчасы мөдире. "Иң яхшы ир-ат роле": Илназ Гәрәев - 2нче санлы лицейның технология һәм автоэш укытучысы; Илшат Вафин - район үзәк хастаханәсенең функциональ диагностика табибы; Илнур Габидуллин - Мамадыш ЖКУ" җәмгыяте белгече; Илдар Сафин - "Мамадышводоканал" җәмгыяте контролеры; Булат Әһлиев - "Мамадыш икмәк кабул итү" филиалы инженеры. "Тамашачы мәхәббәте": Ольга Елина - "Нухрат" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе. "Иң яхшы пародия": Нияз Курамшин - 3нче санлы мәктәпнең физик тәрбия укытучысы. "Актерлык осталыгы": Надежда Филиппова - "Хыял" яшүсмерләр клубының өстәмә белем бирү педагогы. "Иң яхшы комик роль": Елена Малькова - Красная Горка авылындагы "Аленушка" балалар бакчасы тәрбиячесе. "Иң яхшы режиссер": Миләүшә Вәлиуллина, Лилия Сәгъдиева - район үзәк хастаханәсеннән; Лениза Фазлыева, Гөлнара Сафина - 2нче санлы лицей. "Иң яхшы сценарий язучы": Светлана Ханова - "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат" филиалы директоры; Рәмзия Мәгъфурова - 4нче санлы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. "Иң яхшы бизәлеш" - композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, "Кояшкай" балалар бакчасы. "Яңа караш" - район мәгариф бүлеге. Конкурс нәтиҗәләре буенча район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп, "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат" филиалы җаваплылыгындагы коллективлар өченче урыннарны яуладылар. Икенче урында - шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп, балалар сәнгать мәктәбе җитәкчелегендәге коллективлар. Шәһәрдәге 2нче санлы лицей һәм "Одуванчик" балалар бакчалары белән бергә катнашкан коллективларның чыгышлары мәртәбәле жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табылды. Ә 4нче санлы мәктәп җаваплылыгындагы оешма-предприятиеләр гран-прига ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев