Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Барыгызга да сәламәтлек телим”

Тумыштан күзе күрми торган яшүсмерне сәхнәгә чакырып, бүләк тапшырганнан соң, кичәне алып баручылар аңардан залда утыручыларга теләкләрен җиткерүен сорадылар. Әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, күпчелекнең күзләре яшь белән капланды. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында уздырылган хәйрия марафоны кичәсендә күңелләр тутырырлык мизгелләр аз булмады. Чарага чакырылган мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләренең...

Тумыштан күзе күрми торган яшүсмерне сәхнәгә чакырып, бүләк тапшырганнан соң, кичәне алып баручылар аңардан залда утыручыларга теләкләрен җиткерүен сорадылар. Әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, күпчелекнең күзләре яшь белән капланды.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында уздырылган хәйрия марафоны кичәсендә күңелләр тутырырлык мизгелләр аз булмады. Чарага чакырылган мөмкинлекләре чикләнгәннәр үзләренең һәр бирмеш көнне яшәү өчен көрәшкәндә авырлыкларны җиңә алулары, ачы сынауларга бирешмәүләре белән әсир иттеләр. "Язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да, алар без, сәламәт кешеләр өчен, бөтен яктан да үрнәк булып торалар. Аларга ярдәм итү бүгенге көн белән генә чикләнергә тиеш түгел," - диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзенең чыгышында. Ул берничә инвалидка бүләкләр тапшырды. Авырлыклар килгәндә без Алланы искә алабыз, аңа ышану тормыштагы кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Мамадыш мәчете имамы Наил хәзрәт, Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Димитрий атакай бер-беребезгә ярдәм итешеп, игелекләр кылып яшәргә чакырдылар. Быелгы марафонда инвалид балаларын ялгыз, туганнары ярдәме белән тәрбияләүче аналарга да игътибар зурдан булды. Кайберләренең ирләре авырлыкларга түзә алмыйча, гаиләләрен ташлап чыгып киткәннәр. Әни күңеле барысына да түзә, баласы хакына барысын да эшләргә әзер. Ә менә кайбер әтиләр үзләренең гаилә тормышында олы терәк булырга әзер түгеллекләрен гамәлләре белән исбатлыйлар. Кичәгә чакырылган аналарның һәрберсе зур хөрмәткә лаек шәхесләр. Аларның һәрберсен Герой ана дип атарга мөмкин. Экранда җирле телевидение махсус әзерләгән сюжетлар да залда утыручыларны битараф калдырмагандыр. Хәйрия марафонында мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иҗат җимешләрен аукционга куеп сату күркәм гадәткә әверелде. Быел Зур Шыя авылыннан Андрей Кочергинның картинасы тәкъдим ителде. Ул 3000 сумга сатылды. Әлеге сумманың яртысы картина хуҗасына, калганы Хәйрия фондына биреләчәк.

Декада кысаларында башланган игелеклелек акциясе барышында барлыгы 845120 сум акча җыелды. Шуның-550 мең сумнан артыгы марафон кысаларында. Әлеге акча махсус комиссия тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотылачак, дип белдерде район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Миңлегөл Муллаәхмәтова. Дүшәмбе көнге чарада инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге дә югары бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев