Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Балатоннан сәлам

"Венгриянең Балатон күле өчен барган сугышларда Башкомандующий Сталинның Рәхмәте белдерелгән булган икән. Кәгазе шәхси эшегездә сакланган," - диде Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Вишнякованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда. Урманчы авылында туган, дүртенче сыйныфта укыганда әти-әнисе Мамадышка күченеп, беренче мәктәпне тәмамлаган кыз сугыш башлануга Аксубайдагы...

"Венгриянең Балатон күле өчен барган сугышларда Башкомандующий Сталинның Рәхмәте белдерелгән булган икән. Кәгазе шәхси эшегездә сакланган," - диде Мамадыш почтамты начальнигы Фаяз Габдрахманов Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Вишнякованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда. Урманчы авылында туган, дүртенче сыйныфта укыганда әти-әнисе Мамадышка күченеп, беренче мәктәпне тәмамлаган кыз сугыш башлануга Аксубайдагы радистлар әзерләү мәктәбенә укырга җибәрелә. 1942нче елның башыннан Карелия фронтына билгеләнә. 1944нче елны 133нче укчы корпус оештырылгач, радист Елизавета да үзен аның составына күчерүләрен сорый. Зоя Лебедева исемле кыз белән икесен корпус командующие генерал-майор Павел Артюшенко карамагына билгелиләр. Корпус өченче Украина фронты карамагына тапшырыла. Сугышчан юлларын Украинаны азат итүдән башлап, Венгриянең Балатон күленә кадәр барып җитәләр. -Карелиядә бик каты сугышлар булмады. Украинада исә дошман безнең территориядән чыкмас өчен, теше-тырнагы белән ябышып сугышты, - дип искә ала ветеран. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә ул. Кызлар корпус командующиеның дивизияләр, полклар белән элемтәсен тәэмин итәләр. Артюшенконы йөртүче сержант Андрей Вишняков белән дуслыклары шул вакытта башлана һәм олы мәхәббәткә үсеп җитә. Кыз армиядән 1946нчы елны демобилизацияләнә. Әтисе Николай Филиппов хезмәт армиясеннән кайткач Берсут Пристанында йорт җиткереп, гаиләсен шунда алып кайткан була. Елизавета анда озак тормый, Андрей үзенең туган ягына Төмән өлкәсенә алып китә. -Бер йортта җиде гаилә идек. Андрейның кыз туганнары яулыкларымны да япты, күлмәкләремне дә киде. Бергә бик тату яшәдек,-ди Елизавета Николаевна. Анда элемтә узелында эшкә урнаша. Ике балалары туса да, гомерләре генә булмый. "Куркып беткәнең син. Шуңа күрә балалар да яшәмәгәндер, ди торган иде ирем,"-дип искә ала ул елларны ветеран. Ире вафат булгач, Мамадышка әйләнеп кайта ул һәм район элемтә узелында эшли башлый. Шуннан пенсиягә чыга. Хәзер инде аңа 90 яшь. Социаль хезмәткәр Гөлнур Сибгатуллина көн дә килеп, ярдәм итә. Туганнары да күп, алар да бик еш шалтыратып, кереп хәлен белеп торалар. Махсус программа буенча барлык уңайлыклы фатир да алды. Бүген өендә акрын гына йөреп тора. Күршеләрендә туган ягыннан да якташлары бар икән. Алар да кереп утыралар. Хәтере һаман да яхшы, күңеле күтәренке ветеранның.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев