Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСӘ...

Шәһәребездә бөтен Татарстанда тиңе булмаган кирпеч заводы калка. Аны эшләтеп җибәрү дә быелның декабренә планлаштырылган. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ -Икенче августта эшкә керешкән идек. Февральнең унбишенә түбәне ябып бетереп, ай ахырына ишекләрен һәм тәрәзәләрен урнаштыруны төгәлләсәк; ике җылылык калориферы куеп, эчке эшләргә керешәчәкбез,-ди Наил Садриев. Төзелештә үзе үк участок начальнигы да, мастер...

Шәһәребездә бөтен Татарстанда тиңе булмаган кирпеч заводы калка. Аны эшләтеп җибәрү дә быелның декабренә планлаштырылган.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

-Икенче августта эшкә керешкән идек. Февральнең унбишенә түбәне ябып бетереп, ай ахырына ишекләрен һәм тәрәзәләрен урнаштыруны төгәлләсәк; ике җылылык калориферы куеп, эчке эшләргә керешәчәкбез,-ди Наил Садриев.

Төзелештә үзе үк участок начальнигы да, мастер да, техник контролер да ул. Заводтагы бөтен технологик процесслар эчтә башкарыласы булгач, мәйданы да шактый аның: 68гә 174 метрлы. Биеклеге-13 метр. Төзелештә бүгенге көндә 68 кеше хезмәт куя. Стеналар да, түбә дә буялган калайга минвата ябыштырып эшләнгән сэндвич-панельләрдән. Җылылык саклаучанлыклары буенча алар ике ярым кирпечне алыштыралар икән.

-Быел көз яңгырлы килде. Андый вакытларда да эшне туктатмадык. Егетләр ике сменага бүленеп, уникешәр сәгать эшләделәр,-ди Наил.

Һәр эшнең билгеләнгән срогы бар. Графиктан узып эшлиләр алар. Кирәкле материаллар белән тоткарлык туганы юк. "Төзүсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хаҗиев бөтенесе белән вакытында тәэмин итеп бара аларны. Яхшы эшләгәч, хезмәт хаклары да әйбәт чыга. Үзләрен төзелешкә алуларын сорап тагын сиксән кеше исемлеккә язылган инде. Эчке эшләр башлангач кимендә 150 кеше кирәк булачак икән. Хәер, аларын да башлап җибәргәннәр. Кызыл балчык белән комны катнаштырачак комбайн урнаштырылачак урын тирәнәйтелеп ясалган. Чокырның кырыйларына кирпеч стена өелгән. Заводның җиһазлары да озак тормыйча кайта башлаячак. Алар- тулысы белән Испаниядән. Яңа заводны тәүлек әйләнә эшләтү өчен, кимендә йөз егерме дүрт кеше кирәк булачак, диләр.

Ул алты төрле тышлау кирпече ясап чыгарачак. Хәзер бит йортларның архитектурасын матурлап эшләргә тырышалар. Кызыл балчык үзебезнең карьерлардан чыгарылса, сары балчыкны читтән кайтартачаклар. Елга 60 миллион данә кирпеч эшләячәк ул. Киләчәктә элекке биналар сүтеләчәк, территорияләре башка максатларда файдаланылачак.

Төзүчеләр көзге айларда тамак ялгарга җәмгыять ашханәсенә йөргән булганнар. Хәзер ашауны үзләре белән алып киләләр. Түбәдә эшләүчеләргә унбиш минут булса да, өстәмә ял да билгеләнгән. Җилдә дә, буранда да эштә бит алар.

Яңа заводның сарылы-яшелле бинасы хәзер үк шәһәргә кергәндә әллә кайдан күренеп тора инде. Мамадышыбызны һәм авылларыбызны матурлауда үз сүзен әйтер әле ул, кирпечләренең сыйфаты да башка булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев