Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Авыл халкына рәхмәт!”

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыккан һәркем күңеленнән эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабатлап йөри сыман. Бүген шәһәр үзәгендә оештырылган сатудан барлык мамадышлылар да канәгать калды. Район мәдәният йорты каршындагы бәйрәмне бу юлы Тәкәнеш икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары әзерләгән иде. Иртә таңнан башланып киткән чараларны, чын мәгънәсендә бәйрәм...

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыккан һәркем күңеленнән эчкерсез рәхмәт сүзләрен кабатлап йөри сыман. Бүген шәһәр үзәгендә оештырылган сатудан барлык мамадышлылар да канәгать калды.

Район мәдәният йорты каршындагы бәйрәмне бу юлы Тәкәнеш икътисадый зонасына керүче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары әзерләгән иде. Иртә таңнан башланып киткән чараларны, чын мәгънәсендә бәйрәм дип атарга була. Мондый вакыйгадан читтә калырга теләмәгән халык эшкә барганда ук үзәккә кагылып чыгарга булган. Иртәнге җиде тулып киткәндә сәүдә рәтләрендә сату гөрли иде инде. Товарларның җаның теләгәне бар биредә. "Иң төп йорт хуҗасы-"тулы комплектта": дүрт аягы, койрыгы, мыеклары..."-дип, уен-көлке белән матур гына песи баласына реклама ясый Тауиле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Наталья Валынова. Баксаң, бу җан иясен сатар өчен түгел, ә яхшы кулларга бүләк итеп бирергә дип алып килгәннәр. Шунда ук күпләп каз түшкәләре, тере каз гаиләсе, әтәчләр дә сатыла. Шәмәклеләр үз нокталарын "Каз өмәсе" итеп оештырганнар. Авыл җирлеге башлыгы Лариса Гайфуллина моны җирлектә яшәүчеләрнең күпләп каз тотулары белән аңлата. Шәмәкнең үзендә гомер итүче Гыйният Хәйруллин, Иске Чәбиядән Газинур Шәфигуллин гаиләләре аларны 100әр башлап үстерәләр икән. "Авылдашларыбыз ярдәме белән Казанга да ярминкәгә күп итеп каз алып барырга уйлыбыз",-ди ул. Һәр коллектив сәүдә итүнең иң кызыктыручан юлларын уйлап табарга тырышкан, товарларны да күпләп алып килгән. Ярминкә барышы белән танышканнан соң, комиссия вәкилләре дә аңа югары бәя бирделәр. "Ассортимент бай, халыкка дүрт көнлек яллар алдыннан кирәкле товарлар алу мөмкинлеге булды бу. Ярминкәгә бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Бүгенге коллективлар моңа кадәр килгәннәрне дә уздырганнар",-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. Сумкасын тутырып кайтып килүче Рәйсә Шәрифуллина "сәүдәгәрләрнең" ягымлылыгын мактап, сатуга шәһәр халкы өчен иң кирәкле продукцияләрне алып килгәннәрен билгеләп узды. "Кирәгенчә ит сатып алдым, сөт-майлары да мулдан. Авыл халкына безне кайгыртканнары өчен бик зур рәхмәт",-ди Лидия Пестерева.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев