Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Автотранспортчыларның киләчәге безнең кесәгә сугармы

Автотранспортчыларның киләчәге безнең кесәгә сугармы Мамадышта да автобус билетлары бәясенең артуы сүздә генә калмаячак. Инфляция бара, әйләнә-тирәбездәге Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә автобусларда йөрү бәяләре чүпрәдәй күперә. Казанда 19 сум түлиләр инде. Тиздән 20 сум итеп, тигезләп куярга вәгъдә итәләр. Мамадышыбызда автобуста йөргән өчен 13 сум түлибез. Соңгы ике...

Автотранспортчыларның киләчәге безнең кесәгә сугармы
Мамадышта да автобус билетлары бәясенең артуы сүздә генә калмаячак.
Инфляция бара, әйләнә-тирәбездәге Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә автобусларда йөрү бәяләре чүпрәдәй күперә. Казанда 19 сум түлиләр инде. Тиздән 20 сум итеп, тигезләп куярга вәгъдә итәләр. Мамадышыбызда автобуста йөргән өчен 13 сум түлибез. Соңгы ике елда шул килеш торды ул. Әмма хәзерге заманда бу мәңге дәвам итә алмый иде шул. Федераль программада катнашып, автобуслар паркын яңартырга өлгерделәр, билгеле. Автотранспортчыларның хезмәт хакларын да арттырырга, предприятиенең перспективасын да кайгыртырга кирәк. Ә моңа акча кертемнәрен артыромыйча, билет бәясен күтәрмичә ирешә алмыйбыз, диләр. Узган атна җомгасында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов предприятиедә булып, аларның финанс хәлләрен өйрәнде.
-Акча керемнәрен, хезмәт хаклары дәрәҗәсен, чыгымнарын карап чыгып, билет бәяләрен күпмегә арттыру турында конкрет фикергә килергә кирәк иде,-диде ул.
Предприятиедә тулаем керемнең 47 процентын хезмәт хакы һәм аңа бәйләнешле түләүләргә тотыла икән. Шоферларның былтыргы уртача айлык хезмәт хаклары унбер мең сум тәшкил иткән. Гыйнвардан аны барлык хезмәткәрләргә дә арттырганнар. Шоферларныкы хәзер уртача унөч мең сум тәшкил итәчәк. Шәһәребездә моңарчы ике автобус маршруты бар иде. Аларда күбрәк дүрт, кайчагында биш яки алты автобус йөрде. Халык соравын искә алып, тиздән өч маршрут оештырылачак һәм аларга сигез автобус куелачак. Беренче маршрут Юлчылар бистәсендәге Пекин кибете янында башланып, Төньяк микрорайонга менә, аннан Красная Горка ягына төшә һәм "Мамадыш" совхозы" бистәсендәге заправка янында спиртзавод ягына борыла да, Юлчылар бистәсенә юнәлә. Икенче маршрут Красная Горкадан башланып Төньяк микрорайонга менә, аннан борылып Юлчылар бистәсенә төшә, Юлчылар бистәсеннән кире төшкәндә, спиртзавод янында Красная Горкага борыла. Өченче маршрут Красная Горка белән Төньяк микрорайон арасында йөреп тора. Красная Горкадан Юлчылар бистәсе ягына бару өчен (шулай ук киресенчә) бөтен шәһәрне әйләнеп йөрергә кирәк булмаячак. Билет бәяләре исә, ике сумга артып, унбиш сум булачак.
-Бу әле тиз генә керә торган әйбер түгел. Кирәкле документларны туплап бетереп, Казанда раслатканчы вакыт узачак. Апрельсез бяләрне күтәрә алмаячакбыз әле,-ди предприятие җитәкчесе Фәрит Сибгатуллин.
Ә хәзергә, иске бәяләр буенча түләвебезгә сөенеп йөрергә була икән әле. Ә арткач: "Бездә бит барыбер башкалардан арзанрак,"-диярбезме икән?
Халык фикере
Фәния Нургалимова, шәһәрдәшебез:
-Элек Красная Горканың теге башында ук тора идем. Эшкә барганда да, кайтканда да автобус белән йөрергә туры килде. Былтыр "Мамадыш" совхозына күчендек. Җәйге матур көннәрдә эшкә җәяү йөри идем. Хәзер автобус көтәм. Ерак булгач, әбәткә кайтып йөри алмыйм. 13 сумнан гына да, көнгә 26 сум китә. Айда уртача 21 эш көне булса, 546 сумымны түлим, дигән сүз. Билет бәясе 15 сум булгач, ай саен кимендә 630 сумымны калдырып чыгачакмын. Бөтен бәяләрнең күтәрелүен вәгъдә итәләр. Хезмәт хакын гына арттыручы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X