Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Аулакта икән тамаша

Чкалов, Островский урамнары олы төзелеш складын хәтерләтә. Әмма моңа сөенеп булмый, алар шәһәребезне ямьсезләп кенә тора. Минневәрис Мингалиев Узган атна башында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе шәһәребезнең Ушма аръягы өлеше һәм Красная Горка авылы буенча рейдка чыккан иде. Кайберәүләрнең һаман торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмавына ис китәрлек. Чкалов...

Чкалов, Островский урамнары олы төзелеш складын хәтерләтә. Әмма моңа сөенеп булмый, алар шәһәребезне ямьсезләп кенә тора. Минневәрис Мингалиев Узган атна башында муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе шәһәребезнең Ушма аръягы өлеше һәм Красная Горка авылы буенча рейдка чыккан иде. Кайберәүләрнең һаман торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмавына ис китәрлек. Чкалов урамына килеп кергәч тә, капка төпләренә таш, ком өемнәре тезелеп киткән. Хуҗалары төзелеш башлаган икән дип, сөенер идең, байтагының беренче ел гына ятмаганы күзләргә үк бәрелеп тора. 17нче йорт каршына тирес алып кайтып аударганнар да, бакчаларына ташып куярга ашыкмаганнар. 20нче йорт алдында-ком, ПГС, төзелеш калдыклары, 13нче йорт-ком, мотороллер, 3нче йорт-ком, блоклар, көймә, 8нче йорт-такта... Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Островский урамына борылгач та шул ук хәл башлана. Дөрес, арада материалларын төзелеш башланганчы вакытлыча саклап тору өчен шәһәр башкарма комитетыннан рөхсәт алганнары да бар. Әмма андый белешмәләре булмаганнарга күрсәтмәләр (предписание) калдырыла, полиция хезмәткәрләре тарафыннан беркетмәләр тутырыла. Комиссия игътибарыннан өй каршындагы тәртип һәм чисталык та читтә калмый. Островский урамындагы 12нче йорт алдын былтыр чүп үлән баскан булган. Хуҗасы чабып ташлау турында уйламаган да. Островский урамындагы 4нче йортның кәҗәләре безне Чкалов урамында ук каршы алганнар иде. Ул тирәләрдә яшәүчеләрнең бөтенесен туйдырып бетергәннәр икән инде. Зарланучылар шактый булды. Әлеге өйнең яны да гайрәтне чигергеч. Урам өлешенә чыгып кечкенә бакча ясап куйганнар. Анда иске бүрәнәләр тутырылган. Өй янына печән калдыклары чәчелгән. Тирес юлның икенче ягына кадәр чыккан. "Оныкларны, балаларны чакырып җыештырырбыз инде,"-ди хуҗасы Геннадий Строкин. Островский урамының нефть продуктлары предприятиесе белән янәшә бара торган кыска гына өлешендә унга якын ком өеме санадык без. Арада элек беркетмә тутырылып комиссия алдына баскан кешеләр дә бар, югыйсә. Узган елның июленә кадәр торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6нчы маддәсе нигезендә кисәтү бирелә, яки 100-200-300 сум күләмендә штраф салына иде. Кайберәүләргә бу тәэсир итмәгән күрәсең. Хәзер кисәтү бөтенләй юк, штрафлар 2000нән 3500 сумга кадәр. Бу инде уйландырырлык. Рейд барышында унга якын кешегә беркетмәләр тутырылды. Алар административ комиссиядә каралачак һәм чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев