Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ашлыкка яңа бәяләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чираттагы шимбә видеоконференциясендә күпкатлы йортларга, мәктәпләргә, ФАПларга, капиталь ремонт үткәрү, "Халык почтасына" кергән мөрәҗәгатьләрне карау тәртипләре, электрон мәгълүмат алышу, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлү мәсьәләләре тикшерелде. Анда районыбыз уңай яктан гына билгеләп үтелде. Бары идарәче компаниябезне генә май ае мәгълүматларын ачмаган өчен тәнкыйтьләп алдылар....

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чираттагы шимбә видеоконференциясендә күпкатлы йортларга, мәктәпләргә, ФАПларга, капиталь ремонт үткәрү, "Халык почтасына" кергән мөрәҗәгатьләрне карау тәртипләре, электрон мәгълүмат алышу, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлү мәсьәләләре тикшерелде. Анда районыбыз уңай яктан гына билгеләп үтелде. Бары идарәче компаниябезне генә май ае мәгълүматларын ачмаган өчен тәнкыйтьләп алдылар. Бүген көн үзәгендәге иң мөһим мәсьәлә-урак. Шуңа күрә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аның барышы белән дә таныштырып узды. Ашлыкны сатып алуның яңа бәяләре дә бар инде. 3нче класслы бодайның килограммы хәзер-6, 4нче класслысы-5 сум 50 тиен, 5нче класслысы 5 сум, 2нче класслы арпа һәм 1нче класслы арыш-5 сум торачак. Ахырдан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов үткәргән киңәшмәдә тузган торакны бетерү, шәһәрне су белән тәэмин итү, ФАПларга һәм мәктәпләргә ремонт үткәрү мәсьәләләренә игътибар юнәлтелде. Районыбыздагы ФАПлар ремонтын тизләтүне сорады ул. Тәкәнеш һәм Усали амбулаторлык пунктларының түбәләрен алыштырырга калайны район бирәчәк. Мәктәпләрнең барысында диярлек ремонт график буенча дәвам итә. Омар мәктәбендә җылылык системасын алыштыру бераз сузыла. Яңа мәктәпкә җиһазлар яртылаш кайткан инде. Мәктәпне укытучылар белән комплектлауны төгәлләп, аларны урнаштыра башларга күрсәтмә бирелде. 2нче лицей белән беррәттән, "Ләйсән" балалар бакчасындагы уен мәйданчыкларына да ремонт үткәреләчәк. Киләсе елда ук Малмыжка чишмәсеннән су китерә башлау өчен, проектлар эшләтүне тизләтергә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев