Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ашлык ятарга яратмый

Элеккеге кебек ашлык кабул итү предприятиесе капка төбендә ашлык төялгән машиналар чиратын күрмәссең хәзер. Бу - һич тә аңа икмәк азрак килә икән, дигән сүз түгел. Аны тоткарлыксыз кабул итеп, вакытында эшкәртеп барырга өлгерәләр. Сентябрь башы - ашлыкның предприятиегә ишелеп килә торган вакыты иде. Ә быел 1нче сентябрь көнне егерме...

Элеккеге кебек ашлык кабул итү предприятиесе капка төбендә ашлык төялгән машиналар чиратын күрмәссең хәзер. Бу - һич тә аңа икмәк азрак килә икән, дигән сүз түгел. Аны тоткарлыксыз кабул итеп, вакытында эшкәртеп барырга өлгерәләр. Сентябрь башы - ашлыкның предприятиегә ишелеп килә торган вакыты иде. Ә быел 1нче сентябрь көнне егерме олау кабул ителгән. Аларның икесе - "Передовик"тан, калганнары - "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмаларыннан. 2нче сентябрьдә биш рейс булган, шуның дүртесе - "Старый мельник" җәмгыятеннән. Яңгыр явып, комбайннарга тагын эшләргә ирек бирмәгән иде шул. Беренче олау 16нчы июльдә үк килгән булган. Ә бүген басуларыбызда урак төгәлләнеп тә килә инде. Ай ярым вакыт эчендә предприятиегә 15 мең тонна икмәк китерелгән. Шуның 13,1 мең тоннасы - "Просто молоко" җәмгыяте агрофирмаларыннан. Минзәлә районындагы ике агрофирмадан да 5,8 мең тонна ашлык кабул иткәннәр. Ә районыбызның башка хуҗалыклары киптереп һәм чистартып алу өчен 1868 тонна тапшырганнар. "Старый мельник", "Агросервис" җәмгыятьләре, Әһлиев крестьян-фермер хуҗалыгы киптерелгән ашлыкларын алып та киткәннәр инде. Монда икмәк озак тоткарланмый. Кемдер бурычларын каплый, кемдер сатып акча эшли. -Быел складлар апрельдә үк элекке ашлыктан бушаган иде. Барысы 30 мең тонна кабул итә алабыз. Складларыбыз барысы да калай түбәле. Мондый ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар республикада икәү генә. Хәтта Чистайдагы элеваторның да склад түбәләре шифердан, - ди предприятие директоры Рамил Хәсәнов. -Ел явымлы булгач, быел хуҗалыклардан килә торган ашлыкның дымлылыгы югарырак, - диләр лаборатория хезмәткәрләре. Менә берничә ел инде ашлык кабул итү предприятиесенең өч "Нью Холланд" комбайнын берләштергән үз механикалаштырылган отряды да урып-җыю эшләрендә катнаша. Быел да алар "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларына булышканнар. Комбайнчылары-Назиф Сөнгатуллин, Миннерахман Яруллин һәм Нәфис Юнысов. Өчесенә өч мең тонна ярым икмәк суктырып алырга өлгергәннәр инде алар. Нәтиҗәлерәк эшләүгә кызыксындыру өчен, премияләр дә каралган. Алар тулысынча исәп-хисап ясаганда түләнә.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев