Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

“Анискиннар” күп бездә

Якынлашып килүче бәйрәмнәре уңаеннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча начальнигы Азат Мозафаровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Азат Җәүдәтович, милицияне полициягә алыштыру көтелгән нәтиҗәләрне бирдеме? -Уңай үзгәрешләр күз алдында: ведомствоның матди-техник базасы яхшыра, күзәтү видеокамералары артканнан-арта, состав эше кардиналь үзгәрешләр кичерә, полицейскийларның менталитеты, уйлау сәләте, һөнәргә карашы тамырдан...

Якынлашып килүче бәйрәмнәре уңаеннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча начальнигы Азат Мозафаровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Азат Җәүдәтович, милицияне полициягә алыштыру көтелгән нәтиҗәләрне бирдеме? -Уңай үзгәрешләр күз алдында: ведомствоның матди-техник базасы яхшыра, күзәтү видеокамералары артканнан-арта, состав эше кардиналь үзгәрешләр кичерә, полицейскийларның менталитеты, уйлау сәләте, һөнәргә карашы тамырдан үзгәрә. Сафларыбызда үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән, профессионаллар гына калды, кыю, белемле, җитди яшьләр күп килә. Династияләр, гаиләләре белән эшләүчеләр байтак. Айрат, Рузил Бабаниязовлар, Валентина һәм Владислав Абрамовлар, Эльмира һәм Фарил Минһаҗевлар, Лилия һәм Рөстәм Сәләхетдиновлар-шундыйлардан. Аллага шөкер, коллективта иң яхшылардан яхшысы булырга омтылу хисе бар. Мәсәлән, Казанда узган Унивесиадада безнең егетләр көне-төне хезмәт иттеләр, бер генә кисәтү дә алмадылар, мактауларга лаек булдылар. Тиздән Сочига олимпиадага өч хезмәткәребез кузгала. Анискиннар күп бездә. -Тәкәнештә һәм Берсутта полиция өчен йортлар төзелә. Моның яңалыгы нидә? -Бу ноу-хауны тормышка ашырырга безнең район беренчеләрдән булып алынды. Участок уполномоченныйлары шунда ук яшәп, халыкка хезмәт итәчәк офис-йортларны салу белән "Төзүсервис" ЯАҖе һәм "Мамадыштөзү" ЯАҖе шөгыльләнә. -Дөнья күләмендә терроризмга, экстремизмга каршы җитди көрәш бара. Әлеге өлкәдә районыбызда хәлләр ничегрәк тора? -Бу юнәлештә җитди фактлар теркәлгәне юк. Тик халыкны төрле провокацияләргә бирешмәскә, уяу булырга өндисем килә. Бу-замана, тормыш таләбе. Безнең Татарстаныбызда төрле милләтләр, диндәгеләр үзара килешеп, әби-бабаларыбыз бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп гомер кичергәннәр. Моны лаеклы дәвам итәргә кирәк. Татулыкка ни җитә! -Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген чагылдырган берничә санга тукталыйк. -Мәсәлән, агымдагы елның тугыз аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда җинаятьләр азрак теркәлде, аларны ачу яхшырды. Балигъ булмаганнар тарафыннан бер генә җинаять тә теркәлмәү-максатчан уртак эш нәтиҗәсе. Гражданнарга куркынычсыз тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне алдан кисәтү-бердәм бурычыбыз. Район җитәкчелеге, суд, прокуратура, җәмәгатчелек органнары, халык белән үзара тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның актив кайгыртуы аркасында матди-техник базабыз яхшыра, "Имин шәһәр" программасы нигезендә күпләгән видеокамералар куелды. Ирекле халык дружиналарына (ДНД), машина белән тәэмин иткән оешма-предприятиеләргә зур рәхмәт. Шулай бергә-бергә кул тотынып эшлик, явызлыкка каршы бердәм көрәшик, бер-беребезгә карата игелекле гамәлләр генә кылыйк, үзебезгә теләгәнне, башкаларга да телик. Яраткан шәһәребез тыныч икән, барыбызга да рәхәт, күңелле бит. Афәт, явызлык теләсә кайсы ишекне шакырга сәләтле. Һәр йортка участковый куеп бетереп булмый әлбәттә. Безнең хезмәт җәмгыятькә һәрчак кирәк, ишекләребез һәркем өчен ачык. Безнең бәйрәм-бөтен халык бәйрәме. Хөрмәтле ветераннарыбызны, хезмәткәрләребезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, көр күңел, бәхет телим.

Әңгәмәдәш Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев