Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Анатолий Иванов: “Киләсе ел тамырдан борылыш елы булырга тиеш“

Дүшәмбе көнне үткән гомумрайон планеркасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов узып баручы елны, авыл хуҗалыгында табигать шартларыннан барлыкка килгән авырлыкларны күз алдында тотып, начар түгел, дип бәяләде. Аграр тармак вәкилләрен игътибарны техниканы яңартуга юнәлтергә чакырды. Шунда ук Анатолий Иванов районнар өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләгән рейтинг нәтимҗәләренә...

Дүшәмбе көнне үткән гомумрайон планеркасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов узып баручы елны, авыл хуҗалыгында табигать шартларыннан барлыкка килгән авырлыкларны күз алдында тотып, начар түгел, дип бәяләде. Аграр тармак вәкилләрен игътибарны техниканы яңартуга юнәлтергә чакырды. Шунда ук Анатолий Иванов районнар өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әзерләгән рейтинг нәтимҗәләренә комментарий бирде. Мамадыш районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп күрсәткечләре буенча Мамадыш районы беренче унлыкка керде.

Бер гектар сөрү җиренә акча кереме, сатуларның рентабельлелеге, бер кешегә уртача айлык хезмәт хакы, сөт җитештерү буенча күрсәткечләр, акча кеременә карата кредиторлык бурычлары-рейтинг төзегәндә төп күрсәткечләр итеп алынды. Анатолий Иванов районнарның җитештерү-икътисади "хит-парады" Рифат Мотыйгуллинның авыл хуҗалыгы предприятиесе ирешкән саннардан башка гына төзелүен билгеләп үтте. Ә ул бу чылбырда - иң төп звеноларның берсе. Районыбыз җитәкчесе сүзләренә караганда, республиканың Икътисад министры да бу мәгълүматларны гомуми статистикага кертү фикерен хуплаган.
Район башлыгы фикере буенча, 2014нче ел районда тамырдан борылыш, тирән үзгәрешләр елы булырга тиеш. Узып баручы елга билгеләнгән барлык бурычлар да вакытында, сыйфатлы итеп үтәлгәннәр. Мондый финиш-2014нче елда яңа уңышларга ирешү өчен яхшы старт. Чираттагы 365 көн мамадышлыларга уңышлар, идеяларның тормышка ашуын алып килергә тиеш. Район башлыгы һәркемгә, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүнең нигезе буларак, үзара ышаныч теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев