Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Алтынны кем яратмый

Урамга чыккан идем, күктә кояш балкый, шундый җылы! Кояштан да болайрак елмаеп, каршыма бер танышым килеп басты. "Хатын белән кызга сер-приз алырга килгән идем, Мамадышта алтын кибетләре кайда икән?" - ди. Соңгы елларда берничә ачылды алар: бишкә җыела бугай. Дөрестән дә, кеше нәрсә ала икән бәйрәмнәргә? Зәркән кибетләренең берсенә кереп,...

Урамга чыккан идем, күктә кояш балкый, шундый җылы! Кояштан да болайрак елмаеп, каршыма бер танышым килеп басты. "Хатын белән кызга сер-приз алырга килгән идем, Мамадышта алтын кибетләре кайда икән?" - ди.
Соңгы елларда берничә ачылды алар: бишкә җыела бугай. Дөрестән дә, кеше нәрсә ала икән бәйрәмнәргә? Зәркән кибетләренең берсенә кереп, сатучы кыздан сораштырып та чыктым.
-Кеше хәзер күбрәк алтыннан ясалган эшләрмәләрне сатып ала. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда укучы кызлар һәм утыз белән кырык арасындагы хатын-кызлар күбрәк йөри. Йөзекләр, алкалар, чылбырлар алалар. Без укыганда андый нәрсә юк иде әле. Хәзер укучы кызлар акча җыешалар да, туган көннәренә көмеш әйберләр, алтын чылбырлар, йөзекләр сатып алалар. Өлкән буын кыйммәтлерәк браслетларны, мәрҗән муенсаларны сайлый. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә оныкларына да бик күп алалар. Балалары да әти-әниләренә юбилейларына бүләк алу өчен еш керә, - дип сөйләде ул.
Гаилә парларының зәркән кибетләренә ничек йөрүләре дә кызыксындырды. Яшь парлар туй балдаклары сайласа, өлкәннәр саллырак, кыйммәтлерәк әйберләргә, йөзек, алка, чылбыр кебек комплектларга өстенлек бирәләр икән. Әле бездән алдан гына бер пар булган. Хатыны дүрт-биш мең сумлык йөзек белән алкалар алырга теләгән, ә ире: "Алгач-алгач кыйммәтлерәк әйбер кара," - дигән, унбиш мең сумлык бриллиант сатып алганнар.
-Парлап кергәннәр күбрәк хатыннарына сатып алалар, - ди сатучы. Ә ирләр хәзер күбрәк көмеш эшләнмәләргә өстенлек бирәләр икән. Туксанынчы еллардагы кебек муенга бармак юанлыгы чылбырлар тагып йөрү модасы беткән. "Яңа ел һәм 8нче март бәйрәмнәре алдыннан сатып алучылар күпкә арта," -диләр. Гадәттә, бүләк кемгә алынса, шуның белән бергә сайлыйлар. Зәркән кибетләрендә сатып алучыларның артуы халыкның акча кеременең үсә баруын да күрсәтә. Кейслары белән оешмадан оешмага кереп, алтын тәкъдим итеп йөрүчеләр дә бар бит әле. Халык алардан да аз алмый.
Кыскасы, бәйрәм алдыннан һәр көнне Мамадышыбызда гына да берничә йөз туташ, ханым һәм әби алтыннан, көмештән, кыйммәтле ташлардан эшләнгән бүләк ала икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев