Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ак юл яручылар

Вакытында мәгълүматны тотып ала һәм файдалана белгән кеше икеләтә ота. Хәзер бит кем өлгерә-шул эләктереп кала торган заман. Рәсилә Мисбахованы күптәннән беләм. Башта күзлекләр ремонтлау, аларга линзалар кую белән шөгыльләнде ул. Кеше оештырган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләп йөргән иде. Кабат җәмәгате Азат та әлеге юнәлештә үз эшен оештырды. Соңгы вакытта...

Вакытында мәгълүматны тотып ала һәм файдалана белгән кеше икеләтә ота. Хәзер бит кем өлгерә-шул эләктереп кала торган заман.
Рәсилә Мисбахованы күптәннән беләм. Башта күзлекләр ремонтлау, аларга линзалар кую белән шөгыльләнде ул. Кеше оештырган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшләп йөргән иде. Кабат җәмәгате Азат та әлеге юнәлештә үз эшен оештырды. Соңгы вакытта апасы Гөлнәзирә Гаянова янында булды. "Туганнарсыз булмый," - ди ул елмаеп. Узган ел шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, лизинг-грант программасында катнашырга тәвәкәллек иткән. Һәм... булка әйберләре пешерә торган җиһаз откан. Аны алып кайтып, "Мамадыш" совхозы бистәсендәге "Диләрә" кибете бинасына урнаштырганнар.
-Үзебезнең кафе өчен күп төрле ассортименттагы булка әйберләре пешерәчәкбез. Санэпиднадзор, янгынчылар, башка хезмәтләр белән килештерү артыннан күп йөрелде. Барысы да бинаның тиешле таләпләргә туры килүен тикшерә. Шушы араларда цехны эшләтә башлыйбыз. Анда өч кешегә эш урыны була, - ди Рәсилә.
Урта Кирмән авылында яшәүче Рәкыйф Гатин лизинг-грантка 2011нче елда "МТЗ-82" тракторы откан иде. Фермерлык белән 2005нче еллар тирәсеннән шөгыльләнә инде ул. Хәер, элек тә инициативалы, булсынга эшли торган кеше иде. 1996нчы елда ук "Игенче" хуҗалыгы умарталыгын арендага алып, бизнес тәмен татый башлады. Берничә елдан аны үзенә сатып алды. Фермерлыкка керешкәндә, үзенә йөз гектар җир рәсмиләштергән ул. Анда печән, фацелия, арпа, солы, бодай чәчте. Чәчкеч, тырма, культиватор, каток агрегатлары булдырды.
-Печәнне, игеннәрне урырга Уразбахтыдан Фәрит Усманов булыша. Сукканда Кече Кирмәннән Хәсәнҗан Мөбарәкшинга мөрәҗәгать итәм. Бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп эшлибез. Мин Хәсәнҗанга умарталыгын карашам. Ринат Мостафин да гел ярдәм итеп тора, - ди Рәкыйф.
Бизнеска кече улы Аязны да тарткан. Аның да крестьян-фермер хуҗалыгын оештырганнар. Былтыр да печән пресслагыч белән "МТЗ" тракторына лизинг-гратта катнашырга теләгәннәр, әмма документлар тапшыру белән соңарганнар. Быелгы лизингта катнашу документларын әзерли башлаганнар инде. Былтыр гаилә фермаларына ярдәм итү буенча бер миллион биш йөз мең сум күләмендәге Россия грантын да откан иде Рәкыйф Гатин. Арташта иске мал абзарын алып, сыер фермасы оештырган. Хәзер анда илле ике баш савым сыер тоталар. Тагын унике баш бозаулары бар. Ул фермасында өч кеше эшли. Икесе сыер сава, берсе - тирес тә чыгара, трактор белән малларга азык кертә.
-Малларны зооветеринария белгечләре таләп иткәнчә ашатабыз, эчертәбез. Һәр башка өчәр килограмм фураж бирелә. Ул ачыткы итеп әзерләнә. Туазларына солы пешереп ашатабыз. Азыгыбыз җитә, - дип сөйли ул.
Аяз быел терлек симертү буенча грантта да катнашырга җыена. Арендага Арташ ягыннан тагын 112 гектар җир алганнар. Көздән аны сукалап та калдырганнар. Яз бөшртекле культуралар, печән чәчәчәкләр.
Рәкыйф шушы араларда гына Вахит авылы эшмәкәре Баймөхәммәт Бинков белән Бөтендөнья татар эшмәкәрләре конгрессында катнашып кайткан икән.
-Өч көн барды. Бик яхшылап кунак иттеләр, - дип сөйли ул.
Районыбыз эшмәкәрләре лизинг-грант программасыннан актив файдаланалар. Былтыр Мияссәр Галләмов, мәсәлән, трактор, Айрат Минголов, МАрия Канкасова, Сергей Музлов, Надежда Харисова - "Газель", Фәнил Морзаханов - "КамАЗ" автомашиналары, Ранас Галиев - автобус... отканнар. Быел да әлеге программада катнашу өчен документларын әзерләп тапшыра башладылар инде. Район икътисадында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 27 процентка җиткән иде. Бу сан быел тагын да артса, сөенечле булачак.
Саннар һәм фактлар
Былтыр районыбыздан 34 кеше 27,5 миллион сумлык лизинг-грант отты. Биш ел эчендә барысы 139 кеше бу программа буенча төрле техника, җиһазлар алды. Лизинг-грантлар саны буенча без Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдән генә калышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев