Нократ

Ах, нинди хатын-кызлар! Һәм гаярь ир-атлар...

1нче февраль көнне район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кызның карашы" республика зона конкурсы узды. Районыбыз мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрне тәүге мәртәбә кабул итте. НИКОЛАЙ ЗЮРИН Әлеге чараның республика финалына чыгар өчен Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Балык Бистәсе, Менделеев, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 40ка якын конкурсант катнашты. Чараны ачу...

1нче февраль көнне район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кызның карашы" республика зона конкурсы узды. Районыбыз мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрне тәүге мәртәбә кабул итте.

Реклама

НИКОЛАЙ ЗЮРИН

Әлеге чараның республика финалына чыгар өчен Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Балык Бистәсе, Менделеев, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 40ка якын конкурсант катнашты. Чараны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов: "Россия күләмендә матурлык, көчлелеккә һәм башкаларга кагылышлы төрле конкурслар уздырыла. Ә менә төрле яшьтәге гүзәл затларыбыз, ир-атларыбыз арасындагы мондый ярышлар безнең җөмһүриятебездә генә оештырыла. Сезнең барыгызга да уңышлар, матур җиңүләр телим. Бу чарада катнашуыгыз белән сез инде үзегезне җиңүче дип хис итә аласыз," - диде. Бәйгеләрдә мәртәбәле жюрига барлыгы ун номинация буенча иң-иңнәрен сайларга кирәк иде. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә зур өстенлек бирүчеләр, галимәләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә тагын чит балаларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы апалар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башка төр сынауларда катнашучыларның зона бәйгеләренә ныклы әзерлек белән килгәннәре күзгә ташланды. Аларның һәрберсе район җитәкчелеге әзерләгән бүләкләргә дә ия булды. Райныбыз данын сигез кеше яклады. 87нче һөнәри көллият директоры Николай Егоров - "Ир-ат - лидер", аның фән буенча урынбасары, Яр Чаллы педагогия институты доценты, мәгариф отличнигы Евгения Галиуллина "Хатын-кыз - галим" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар һәм конкурсның республика финал өлешендә катнашу хокукын яуладылар. Мамадыштан Әлфирә абыстай Миннегалиева - "Хатын-кыз - Ана", хезмәт ветераны, җирле радиода "Яңа дулкын" программасы авторы һәм алып баручысы Галина Рылова - "Өченче буын героинясы", шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Лилия Гыйлаева - "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә икенче урыннарны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: