Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

3нче мәктәп кире кайтты

Яңа уку елы быел районыбызда мәктәпләр санының артуы белән башланды. 1нче сентябрь көнне шәһәребездә төзелгән яңа белем йорты үзенең ишекләрен ачты. Шундый күркәм тантанага килүче балаларның, педагогларның, җитәкчеләрнең һәм кунакларның кәефләрен көннең салкынлыгы да боза алмады. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының...

Яңа уку елы быел районыбызда мәктәпләр санының артуы белән башланды. 1нче сентябрь көнне шәһәребездә төзелгән яңа белем йорты үзенең ишекләрен ачты. Шундый күркәм тантанага килүче балаларның, педагогларның, җитәкчеләрнең һәм кунакларның кәефләрен көннең салкынлыгы да боза алмады. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, "Төзүсервис" ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев һәм мәктәп директоры Фәнис Мөхәммәтҗанов монда белем алачак балаларга, биредә эшлиячәк хезмәт коллективына якты теләкләрен җиткергәннән соң, иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Җитәкчелек һәм хөрмәтле кунаклар кызыл тасманы кисеп, белем йортының түренә үттеләр. Кызлар-малайларны тәүге дәрескә дәшеп, кыңгырау чыңлады. Республика мәктәпләрендә 2012-2013 уку елы "Универсиада дәресе"ннән башланып китте. Инде беренче дәрес тәмамлануга, тәнәфестә балалар үзара уй-фикерләре белән уртаклашырга ашыктылар. Быелдан иптәшләре белән бер парта артында утырып белем алу мөмкинлеге ачылган Айнур Мөхәммәтшинның да шатлыгы эченә сыймый: "Директор яңа мәктәпкә йөреп укырга тәкъдим иткәч, бик сөендем. Башлангыч сыйныфларны-авылда, дүртенчедән башлап шәһәрнең 4нче санлы мәктәбе укытучылары өйгә килеп укыттылар. Ә хәзер дәресләргә көн дә мәктәпкә йөри башлыйм. Мине махсус транспорт килеп алачак, дәресләрдән соң кабат кайтарып куячак. Болардан тыш мәктәп эчендә дә уңай шартлар тудырылган". Тиздән файдалануга тапшырылырга тиешле бинага август аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәя биреп киткән иде. Һәм менә педагогик коллективның өметләрен аклап, балалар да канәгатьлекләрен белдерделәр. Хәер, укытучылар үзләре дә шат мондый заманча уку йорты ачылуга. Кемнәрдер аның нәкъ менә яңа, якты булуына сөенеп туя алмый. Ә кайберләре шәһәребездә яңадан 3нче мәктәп барлыкка килгәнгә шатлана. "3нче санлы мәктәптә миңа күп эшләргә туры килде. Әле дә хәтерлим, ике бинасы да иске булуына карамастан, мәктәп коллективы дәрәҗәсе, хезмәткәрләренең җылы мөнәсәбәтләре белән үзенә тартып тора иде. Өр-яңадан төзелгән 3нче мәктәптә дә бүген шундый ук эшчән, дәрәҗәле коллектив туплануын күреп сөенәм,-ди 35 еллык хезмәт стажына ия югары категорияле биология һәм география укытучысы Роза Зинкатова.-Моннан биш ел элек миңа, алдынгы педагог буларак, Санкт-Петербургта булып кайтырга туры килде. Андагы матурлыкка, мөмкинлекләргә сокланып туя алмаган идем. Бүген үземне Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә кебек хис итәм". Заманча мәктәптә бүген 390 балага 33 педагог белем һәм тәрбия бирә. Яңа уку елын яңа бинада башлау уңаеннан, укытучыларның-эшләре, кызлар-малайларның укулары һәрвакыт матур күрсәткечләр белән генә үрелеп барсын дип телисе килә.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев