Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

25нче ноябрь–Аналар көне

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Сөекле аналар-гаилә терәге. Һәммәбезнең тормышына әниләр башлангыч бирә, безне җылы куллары белән иркәләп, назлап, кайгыртып үстерә. Көннән-көн чәчәк атучы Мамадышыбыз җирлегенә лаеклы уллар-кызлар тәрбияләгән Аналар алдында хөрмәт белән баш иябез. Муниципаль районыбыз җитәкчелеге өчен гаилә, аналар һәм балалар турында кайгырту-һәрвакыт өстенлекле юнәлеш....

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.

Сөекле аналар-гаилә терәге. Һәммәбезнең тормышына әниләр башлангыч бирә, безне җылы куллары белән иркәләп, назлап, кайгыртып үстерә. Көннән-көн чәчәк атучы Мамадышыбыз җирлегенә лаеклы уллар-кызлар тәрбияләгән Аналар алдында хөрмәт белән баш иябез. Муниципаль районыбыз җитәкчелеге өчен гаилә, аналар һәм балалар турында кайгырту-һәрвакыт өстенлекле юнәлеш. Районыбызда яшьләргә үрнәк булырлык эшсөяр аналар бик күп. Алар халык хуҗалыгы тармагының төрле өлкәләрендә хезмәт куялар, җәмгыять тормышында да актив катнашалар. Барлык әниләргә-яңа гына бәбиләгәннәргә дә, инде оныкларын үстерүчеләргә дә саулык-сәламәтлек, якыннарыгыз хөрмәте, күңел күтәренкелеге, олы хатын-кыз бәхете телим. Аналар мәхәббәте безне гомер буе озата килсен. Көндәлек хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

А.П.ИВАНОВ,

район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев