Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

1нче апрельдән бәяләр үсә

Район газетабызга иске бәяләрдән язылырга 10 көн генә вакыт калды, җәмәгать! Кем моны эшләмәгән, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз! "Яртышар ел хезмәт хакы алмаганга түзгәнне, "Россия Почтасы"ның гәҗит-журналларга язылу бәясен арттыруына артык ис китми!"- дигән иде бер танышым. Дөрестән дә, безне ничек кенә сынап карамадылар. Һаман яшибез әле. Россия Хөкүмәте "Россия Почтасы"на...

Район газетабызга иске бәяләрдән язылырга 10 көн генә вакыт калды, җәмәгать! Кем моны эшләмәгән, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз!
"Яртышар ел хезмәт хакы алмаганга түзгәнне, "Россия Почтасы"ның гәҗит-журналларга язылу бәясен арттыруына артык ис китми!"- дигән иде бер танышым. Дөрестән дә, безне ничек кенә сынап карамадылар. Һаман яшибез әле. Россия Хөкүмәте "Россия Почтасы"на матбугат чараларын тарату өчен бирә торган субсидиясе бетерәләчәге әйтелгәннән соң, бөтен гәҗит-журналлар редакцияләре аягүрә басты. Басмассың да, гәҗит-журналларыбызга язылу бәясе егерме биш проценттан башлап, ике тапкырга кадәр артырга мөмкин, диләр. Безнең "Нократ" һәм "Вятка" газеталарыбызга яртыеллыкка язылу моңарчы 300 сум торса, 1нче апрельдән кимендә 400 сум түләргә кирәк булуы бар, җәмәгать!
-Приказлар юк әле. План-заданиеләр килде: барысы да элеккечә калган. Әгәр язылу бәяләрен күтәрәләр икән, безгә күбрәк проблемалар туар, дип исәплибез. Катологта хәзер мең ярымнан артыгырак газета-журнал бар. Халык язылмый башласа, аларның саны киләчәктә кимергә мөмкин. Мәсьәләнең сәяси ягы да бар бит әле. Алда төрле дәрәҗәдәге сайлаулар тора. Ә газета-журналлар-халыкка сәясәтне җиткерүчеләр. Матбугат чараларының кимүеннән файда булмас, дип уйлыйм. Җитәкчеләр һәм депутатлар моны аңлыйлардыр. Подписканы оештыру болай да җиңел генә бармый. Хәзер бит аралашу чаралары күп төрле. Интернет бар. Без кешене мәҗбүриләп яздыра алмыйбыз. Оешмалар хәзер газета-журналларга начаррак языла башладылар. Моңарчы подписканы шәхси әбүнәчеләр хисабына гына арттыра алдык,-ди Мамадыш почтамты җитәкчесе Фаяз Габдрахманов.
-Бәяләрнең артуыннан кот чыгып тора инде. Халык каршына безгә барасы бит, - ди Келәүш почта бүлекчәсе начальнигы Гөлфия Хаҗиева да.
Соңгы елларда газетабызга язылу бәяләре "ТАТМЕДИА" тарафыннан 1 тиенгә дә арттырылмады. "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Себерке"... кебек шәхси газеталар подписка бәяләрен күтәргәндә дә без аны элекке дәрәҗәдә саклап килдек. Алай гына да түгел, үзебезнең хисабыбызга чәршәмбе саныбызның 4 битен төсле итеп чыгара башладык. Бу - районыбыз халкы газетабызны яратып кулына алсын эшләнде. Эчтәлеге дә тамырдан үзгәрешләр кичерде. 2013нче ел йомгаклары буенча "Нократ" ("Вятка") республиканың иң яхшы район газетасы - Ел лидеры дип табылды. Киләчәктә дә халкыбыз мәнфәгате безнең кыйблабыз булып калыр.
Дуслык - тугрылык белән көчле. Бергә булыйк! Киләсе яртыеллыкта безнең белән калырсыз, дип ышанабыз. Бары тик бездә генә сез районыбыз яңалыклары белән танышып бара аласыз! Бары тик бездә генә сез әти-әниегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны туган көннәре белән котлый аласыз! Бары тик бездә генә сез үзегезгә кирәкле хезмәтләрне, товарларны тәкъдим итүчеләрнең телефоннарын таба аласыз!
Фикерләр
Мария Туркова, Рагозино авылы:
-Пенсиямне алуга районыбыз газетасына язылып куям. Киләсе яртыеллыккка да язылдым инде. Район газетасы килмичә торса, күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек.
Җүәрия Фәләхова, Олыяз авылы:
-Миңа быел көз 88 яшь тула. Иң беренче районыбыз газетасына язылам. Һәр санын укып барам. Бөтен булган мәгълүматлар да ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев