Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полиция ветераннары бәйрәм итте

17 нче апрель көнне полиция хезмәткәрләре ветераннарын хөрмәтләделәр. 2 ел элек Россиянең эчке эшләр министры карары белән элеге дата шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар көне буларак игълан ителде. Бу бэйрэм полицияләрнең башка һөнәри бәйрәмнәре белән бер дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Элеге дата кысаларында ЮХИДИ ветераннары яшь коллегалары белән очраштылар. Әлфәт Бабаниязовның...

17 нче апрель көнне полиция хезмәткәрләре ветераннарын хөрмәтләделәр. 2 ел элек Россиянең эчке эшләр министры карары белән элеге дата шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар көне буларак игълан ителде. Бу бэйрэм полицияләрнең башка һөнәри бәйрәмнәре белән бер дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Элеге дата кысаларында ЮХИДИ ветераннары яшь коллегалары белән очраштылар. Әлфәт Бабаниязовның хезмәт стажы 25 елдан артык. ДАИ нең Мамадыш бүлегенә 1972нче елны килә ул. Ветеран хәтерләвенчә, ул чагында бүлектә нибары 2 генә кеше эшләгән. Патрульгә чыгарга машина түгел, хәтта мотоцикл да юк иде, ди Әлфәт Бабаниязов. 1982 нче елда Алабуга районара имтихан теркәү бүлеге ачыла. Ул Мамадышта эшли башлый. Бүлекне Әлфәт Бабаниязов җитәкләгән. 95нче елдан бүлекне Алабугага күчерәләр. Ә бүгенге көндә мамадышлылар автомобильләренә номерларны һәм машина йөртү таныклыгын янәдән үзебездә алалар. Быелның 1нче кварталында гына да 500дән артык таныклык тапшырылган. Ветераннар әйтүенчә, элекке чор белән чагыштырганда үзгәрешләр шактый. Бүгенге көндә ЮХИДИ бүлегендә 12 хезмәткәр эшли. Идарәнең ветераннар советында 7 кеше исәптә тора. Бүгенге очрашуга барысы да килә алмаган. Алар әле бүген дә коллектив тормышында актив катнашалар, яшь коллегаларына тәҗрибә уртаклашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев