Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Юл төзелеше

Хәзерге вакытта Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турысында төзелеш эшләре бара. Объектта "ПМК-Мелиорация" һәм "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы бригадалары эшли. Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турындагы өлеше олы төзелеш мәйданын хәтерләтә бүген. Объектта 30 га якын техника җир эшләрен алып бара. Шуларның 21-е "ПМК-Мелиорация" җәмгыятенә караса, 7 юл төзү машинасы "Татавтодор" ААҖнең...

Хәзерге вакытта Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турысында төзелеш эшләре бара. Объектта "ПМК-Мелиорация" һәм "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы бригадалары эшли.

Мамадыш-Теләче юлының Хафизовка авылы турындагы өлеше олы төзелеш мәйданын хәтерләтә бүген. Объектта 30 га якын техника җир эшләрен алып бара. Шуларның 21-е "ПМК-Мелиорация" җәмгыятенә караса, 7 юл төзү машинасы "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалыннан. Биредә техника тавышы тәүлек әйләнәсе тынмый.
Төзүчеләр 700 метр арада юлны күтәрәләр. Кайбер урыннарда ул 15 метрга кадәр биеклекне тәшкил итә. 600 метр арада киресенчә, тауны кисәләр. Җир эшләренең гомуми күләме 130 мең куб метр, ди белгечләр. "ПМК-Мелиорация" машина йөртүчесе Назыйм Исламов "Камаз"ында балчык ташып тора. Әлеге коллективта 30 ел хезмәт куя ул. Юл төзелешендә 7 нче елын катнаша.
- Техникаларыбыз да заманадан калышмый. Елдан-ел яңа машиналар кайта. 20 шәр т йөк сыйдырышлы Камазлар, икешәр куб сыйдырышлы экскаваторлар булганда эшләр дә җиңеләя,- ди Назыйм.
Быел Югары Ушма юнәлешендә юл төзү буенча шактый эшләр башкарылды. Рәхмәттән башка сүзебез юк, ди авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыхов.
- Бу безнең өчен күптән хыялланган юл. Быел Югары Ушма авылы эченә, Хафизовкага асфальт түшәлде. Болар барысы да халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен эшләнә,- ди Наил.
Һава шартлары мөмкинлек бирсә, объектта җир эшләре атна-ун көн эчендә төгәлләнәчәк. Аннан ком һәм таш түшәячәкләр. Көннәр нормадан артык суытмаса, юлчылар 1нче кат асфальт та җәяргә исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев