Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Уңыш сере – технологияләрне төгәл үтәүдә

"Нократ" агрофирмасы базасында район житэкчелеге, хужалыкларга беркетелгэн жаваплы затлар катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда терлекчелектә һәм язгы чәчүдә эшләрнең ничек оештырылырга тиешлеге хакында сөйләштеләр. - Быел икеләтә авыр булачак. Шуңа күрә күп әйбер эшнең оештырылуына бәйле. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә моның белән проблемалар юк,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов. "Нократ"...

"Нократ" агрофирмасы базасында район житэкчелеге, хужалыкларга беркетелгэн жаваплы затлар катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда терлекчелектә һәм язгы чәчүдә эшләрнең ничек оештырылырга тиешлеге хакында сөйләштеләр. - Быел икеләтә авыр булачак. Шуңа күрә күп әйбер эшнең оештырылуына бәйле. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә моның белән проблемалар юк,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов. "Нократ" агрофирмасында быел сөтне былтыргыдан дүрт тоннага күбрәк җитештерәлэр. 645 сыеры булган "Таң" бүлекчәсеннән дә көн саен биш тонна продукция озатыла. "Уңышларының сере-терлекчелектә бөтен технологик таләпләрне җиренә җиткереп үтәүләрендә,"-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек житэкчесе Рәис Гасыймов. Язгы чәчүгә әзерлек, орлык яңарту, аны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртү дә сөйләшү үзәгендә булды. Агрофирманың чәчүлекләр структурасы, язгы кыр эшләре планы яхшылап эшләнгән. Терлек азыклары мәйданнары быел ун мең гектарга якын булачак. Кукурузны 3600 гектар чәчәргә уйлыйлар. Соныннан Дүсмәт мәдәният йортында терлекчелек буенча өч айлык һәм март йомгаклары хакында сөйләштелэр, районның язгы кыр эшләре чорына планы тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев