Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Урып-җыю эшләре кызу темплар җыя

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 30нчы июльгә районыбыздагы 20 хуҗалыкның 10сы уракка кереште. 38134 гектарның 6500е суктырып алынды. Бу-планлаштырылган мәйданнарның 17 проценты, дигән сүз. Быел аграрийлар алдында уракны 20нче августка төгәлләү бурычы тора. "Трудовик" агрофирмасы комбайнчысы Александр Карповның кыр корабында бу 8нче сезоны. Моңа кадәр ул 7...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 30нчы июльгә районыбыздагы 20 хуҗалыкның 10сы уракка кереште. 38134 гектарның 6500е суктырып алынды. Бу-планлаштырылган мәйданнарның 17 проценты, дигән сүз. Быел аграрийлар алдында уракны 20нче августка төгәлләү бурычы тора.

"Трудовик" агрофирмасы комбайнчысы Александр Карповның кыр корабында бу 8нче сезоны. Моңа кадәр ул 7 ел дәвамында "Омар" агрофирмасы игеннәрен җыюда катнашты. Анда Джон Дир маркалы чит ил комбайнын иярләгән булса, "Трудовик" җәмгыятендә "Нива"га утырган.
- Комбайннан бер дә зарланмыйм. Аның эшләве ничек әзерләвеңнән тора бит. Ремонт сыйфатлы башкарылды. Кирәкле барлык запас частьларны да кайтардылар,- ди Александр.
Эшкә игенчеләрне хуҗалыкның вахтасы йөртә икән. Александрдан тыш, "Трудовик" агрофирмасы кырларында янәдән 7 комбайн эшли. Бу көннәрдә басуга 1 яңа "Нива-Эффект" һәм 2 ДОН чыгачак,- ди хуҗалык директоры Фәргать Гаянов. Агрофирманың бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үсүче мәйданы 4300 га ны тәшкил итә. Алардан бүгенге көнгә 700 тонна ашлык җыеп алганнар. Шуның 100 тоннасы борчак, 150 тоннасы арыш һәм 450 тоннасы арпа. Уртача уңыш гектарыннан 20 ц ны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев