Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Уразбахтаны да асфальт юллы итәләр

Безнең өчен күптән көткән бәхет елмайды. Уразбахталылар авылларына керүче юлдагы төзелеш эшләрен шулай дип бәяли. Бу атнаның дүшәмбесендә Уразбахта авылын М-7 федераль трассасы белән тоташтыручы юлда төзелеш эшләре башланды. Объектның генераль подрядчысы "Татавтодор" ААҖ. Җир эшләрен субподрядчы "Беренче төзелеш компаниясе" башкара. Эш күләмен 80 мең кубометр белән бәялиләр. Юл төзелешендә...

Безнең өчен күптән көткән бәхет елмайды. Уразбахталылар авылларына керүче юлдагы төзелеш эшләрен шулай дип бәяли.

Бу атнаның дүшәмбесендә Уразбахта авылын М-7 федераль трассасы белән тоташтыручы юлда төзелеш эшләре башланды. Объектның генераль подрядчысы "Татавтодор" ААҖ. Җир эшләрен субподрядчы "Беренче төзелеш компаниясе" башкара. Эш күләмен 80 мең кубометр белән бәялиләр. Юл төзелешендә әлегә 8 данә техника катнаша. Дүшәмбедән аларга тагын бишәү өстәләчәк.
Юлчылар объектка биш ясалма корылма- су үткәргеч торбалар да урнаштырачак. Эшләр 8 км арада башкарылыр дип көтелә.
- Безнең өчен күптән көтелгән бәхет елмайды. Бер атна дәвамында авылыбызга илтүче юлда төзелеш эшләре бара. Асфальт юл федераль трассадан авыл уртасына кадәр сузылачак.
Узган ел Уразбахта авылы юлын яхшырту буенча беркадәр эшләр башкарылган иде инде. Биредә 2 км арага УПТК оешмасы вак таш түшәде. Ә асфальт җәюне объектның генераль подрядчысы "Татавтодор" җәмгыяте башкарачак. Алар төзелешне сентябрь ае азагына төгәлләргә ниятли. Юлның гомуми бәясе 120 млн сум белән исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев