Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Терлекләр-көтүдә

Язның иртәрәк килүе малларны көтүгә май башында ук чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренче булып терлекләрен "Омар" агрофирмасы хезмәтчәннәре көтә башлады. Көтүдәге маллар өчен "Омар" агрофирмасында Хәлил Һадиуллин һәм Александр Саутин җаваплы. Хәлил абый башта утыз ике ел механизатор булып эшләгән. Соңгы сигез елында-терлекчелектә хезмәт куя. -Иртәнге сигезенче яртыларда ук чыгып китәбез....

Язның иртәрәк килүе малларны көтүгә май башында ук чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренче булып терлекләрен "Омар" агрофирмасы хезмәтчәннәре көтә башлады.

Көтүдәге маллар өчен "Омар" агрофирмасында Хәлил Һадиуллин һәм Александр Саутин җаваплы. Хәлил абый башта утыз ике ел механизатор булып эшләгән. Соңгы сигез елында-терлекчелектә хезмәт куя.
-Иртәнге сигезенче яртыларда ук чыгып китәбез. Кичке дүртләргә кадәр йөртәбез,-ди көтүче Хәлил Һадиуллин.
Бу көннәрдә малларны ферма янында-Красная Горка авылы каршындагы тау битендә көтәләр. Җәйге лагерьда ремонт төгәлләнгәч, шунда күченәчәкләр. Көтүчеләргә атлар да бирелгән.
"Омар" агрофирмасында хәзергә фермалар ремонтына керешмәделәр әле. Зооветеринария белгечләренең сүзләренә караганда, әзер агач материаллары юк икән.
Ә "Трудовик" агрофирмасында исә, сыерлары чыгарылачак лагерьларын ремонтлап та куйганнар. Биредә ике көтү оештырылган. Отаркада бозаулар көтәргә дә керешкәннәр.
Район буенча бүгенге көнгә утызга якын көтү чыга. Барысы җитмешкә якын булачак алар. "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә, "Семиозерка"да, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында да җәйге лагерьлар ремонтына керештеләр. "Шакирҗанова" җәмгыяте дә балта осталары бригадасы туплап бетерде. Алар әзерләнеп бетүгә маллар җәйләүгә күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X