Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Тау башында “Авыл көе” яңгырый...

Дүсмәт авылының буеннан-буена сузылган әлеге тау башына Николай абый бик еш менәм, ди. Биредән авыл уч төбендәге кебек күренә. Әлеге гүзәллек кочагында хәтфә үлән өстенә утырып, уен коралын кулларына ала ул. Николай абый Григорьевка 75 яшь тулган икән. Үзе тумышы белән Пермь өлкәсенең Краснокамский шәһәреннән. Анда әти-әниләрен кулаклар дип сөргән...

Дүсмәт авылының буеннан-буена сузылган әлеге тау башына Николай абый бик еш менәм, ди. Биредән авыл уч төбендәге кебек күренә. Әлеге гүзәллек кочагында хәтфә үлән өстенә утырып, уен коралын кулларына ала ул.

Николай абый Григорьевка 75 яшь тулган икән. Үзе тумышы белән Пермь өлкәсенең Краснокамский шәһәреннән. Анда әти-әниләрен кулаклар дип сөргән булалар. Туган якларына кабаттан 1947нче елны әйләнеп кайталар. Героебыз гомеренең күп өлешен машина йөртүче булып эшләүгә багышлаган. Әмма шулай булса да, бервакытта да кулыннан скрипка төшмәгән аның. "Үзем белән бергә скрипка да картая",- ди Николай абый. Әлеге уен коралын 1958нче елны алган ул.
Дүсмәт һәм якын-тирә авылларда үткәрелүче мәдәни чараларда Николай абый даими кунак. "Без чакыруга, скрипкасын алып килеп тә җитә",- ди Дүсмәт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альбина Василева.
Моңланган чагында сөеклесен дә искә ала Николай абый. Анна түтине соңгы юлга озатканга да 8 ел тулган. Аның белән 5 бала тәрбияләп үстергән алар. "Әмма берсе дә әлеге сәләткә өйрәнергә ашыкмый",- ди героебыз.
Николай абый белән яраткан җырлары хакында да сөйләштек. "Күп инде алар",- диде ул. Әмма йөрәгенә иң якыны "Авыл көе".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев