Нократ

Шәһәр шавыннан читтә

Цивилизациядән читтә урнашкан торак пунктларда да фермерлык белән шөгыльләнүнең тәмен белеп яшәүчеләр бар. Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Яңа Закамский авылында Захарьевлар биш ел эчендә терлек үрчетүнең һәр тармагын колачларга өлгергәннәр. "Моннан биш ел элек кызык өчен, тырышып карыйк әле дип кенә тотынган эш иде бу. Бер сыер тотудан башлаган...

Цивилизациядән читтә урнашкан торак пунктларда да фермерлык белән шөгыльләнүнең тәмен белеп яшәүчеләр бар. Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Яңа Закамский авылында Захарьевлар биш ел эчендә терлек үрчетүнең һәр тармагын колачларга өлгергәннәр.

"Моннан биш ел элек кызык өчен, тырышып карыйк әле дип кенә тотынган эш иде бу. Бер сыер тотудан башлаган хуҗалыкны менә шулай киңәйтербез, берәр заман фермерлар булырбыз дип башыма да килгәне булмады",-ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Анжела Захарьева. Одессада туып-үскән, Түбән Камага кияүгә чыгып, дистә еллар буена шунда яшәгән булуына карамастан, шул сыерын саварга өйрәнә тәвәккәл ханым, сыеры бозаулагач терлек асрауның тәмен һәм файдасын сизеп алып, тагын да җаваплырак эшкә тотынырга ниятли. Ире Геннадий белән киңәшләшеп, эшчәнлекне төрле тармакта киңәйтергә булалар.
"Җитештерелгән продукцияне сату белән дә бернинди кыенлыклар юк. Ит, йомырка, сөт ризыклары-бар да экологик яктан чиста, үзең җитештергән продукция. Без сатып алучыларны эзләп йөрмибез. Барысын да танышлар, күрше-тирәләр алып бетерә, хәтта үзләре дә сорап киләләр"- ди хуҗалык башлыгы.
Бүгенге көнгә Захарьевлар ике савым сыер, ике бозау, 250 баш сарык, 100гә якын тавык тоталар. Сыерлардан тәүлегенә 30 литрлап сөт савыла. Тавыкларның да гадиләрен генә түгел, биш төрле нәселдәгеләрен алганнар. Сарыкларны көн саен көтүгә махсус эшкә алынган хезмәткәрләр йөртә. Терлекчелекнең бу төре белән әле быел гына шөгыльләнә башлаганнар. Алар өчен вакытлыча утар ясап куелган. Тиздән малларны кышлату өчен бина төзелешенә тотынмакчылар. Хуҗабикә аны терлекләр өчен уңайлы, үзләре өчен күңелгә ятышлы, матур, күз явын алырлык булырга тиеш дип күзаллый. Сыерлар өчен җиткерелгән абзарлары нәкъ шулай килеп чыккан да инде. Беренче карашка бу бинаны без бигрәк матур мунчамы, җәйге өйме төзегәннәр дип уйладык. "Киләсе елга килсәгез, бу урында тагын бер шундыйрак бина булачак",-ди Анжела ханым, бер ниятләгән эшләрен озакка сузмый тормышка ашырачакларын искәртеп. Әле быел "Лизинг-грант" программасында катнашырга да исәплиләр. Документлар тапшырылган. Барысы да уңышлы килеп чыккан очракта, хуҗалыкта үз тракторлары булачак. Әлегә бар эшне дә үз көчләре белән башкарырга туры килә. Печән әзерләүдә район ярдәменә таяналар икән. Гомумән, хуҗалыкта эшләре гөрләп бара. Эколог булып эшләүче тормыш иптәше өйдә булганда булышып тора, 17 яшьлек уллары Герман да авыл тормышын бик якын итә:
"Авыл тормышы бик җиңелләрдән булмаса да, миңа ошый. Табигате чиста, саф һава. Терлекләр белән эшләүне дә бик яратам. Бигрәк тә сыерларны үз итәм. Сарыклар да үзенчәлекле хайваннар",-ди инде авылча яшәүгә тәмам күнегеп өлгергән яшь егет.
Захарьевлар, дистә еллар шәһәр җирендә яшәгәннән соң, авылда әнә шулай күпкә яхшырак яшәргә, хөкүмәт эшенә йөргәннән күбрәк акча эшләргә мөмкин булуын аңлап, шушында фермерлык хуҗалыгын тагын да киңәйтергә, шушы нигездә тулы тормыш алып барырга ниятлиләр. Алар өчен авылда тир түгеп эшләү, үз хуҗалыгыңдагы муллыкка сөенеп яшәү шау-шулы шәһәр тормышыннан күпкә өстенрәк.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 ноября 2017 в 12:36
    Мамадышских автолюбителей "заставили" вспомнить правила дорожного движения
  • 22 ноября 2017 в 11:49
    Житель села Никифорово открыл собственное дело
  • 22 ноября 2017 в 10:29
    Жительница Мамадыша поздравляет всех МАМ с предстоящим праздником
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03