Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Передовик” та эшләр ике сменада уза

"Передовик" агрофирмасында көнгә 70 га мәйдан суктыралар. Алынган уңыш гектарыннан уртача 22-25 центнерны тәшкил итә. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 1600 гектар. Быел "Передовик" агрофирмасы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен 24нче июль көнне башлады. Хуҗалык басуларында язгы бодай 700 га, арпа 500 га, арыш, третикале, карабодай һәм тары культуралары 100 әр га мәйданны били....

"Передовик" агрофирмасында көнгә 70 га мәйдан суктыралар. Алынган уңыш гектарыннан уртача 22-25 центнерны тәшкил итә. Бөртеклеләрнең гомуми мәйданы 1600 гектар.

Быел "Передовик" агрофирмасы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен 24нче июль көнне башлады. Хуҗалык басуларында язгы бодай 700 га, арпа 500 га, арыш, третикале, карабодай һәм тары культуралары 100 әр га мәйданны били.
Арыш һәм третикале гектарыннан уртача 10 центнер уңыш бирсә, арпадан бу күрсәткеч 22-25 центнерны тәшкил итә. Хуҗалык басуларында 2 Акрос кыр корабы эшли. Алар икешәр комбайнчы белән тәэмин ителгән. Беренчесен Гомәр Шәйхетдинов һәм Айдар Кәримов иярли, икенчесендә Фәрит Мөгътәсимов һәм Нургаян Хәбибуллин.
Айдар Кәримов шәһәрдәге икенче санлы лицейда укытучы булып эшли. Урып-җыю чорында ярдәм кирәк булгач, аны да әлеге кампаниягә җәлеп иткәннәр.
- Комбайнда эшләү минем балачак хыялым иде. Ул хыял быел чынга ашты. Иртәнге 6 дан кичке 10 нарга кадәр эшлибез. Арпа уңышы аеруча сөендерә. Безнең максат урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләү,- ди Айдар.
Комбайннардан ашлыкны әлегә 2 машина белән ташып торалар. Басу арасы ерагайгач өстәмә техника җәлеп итәчәкбез, ди Әхлетдин Сәләхетдинов. Аның әйтүенчә, алар тары һәм кара бодайдан тыш башка культураларны урып-җыюны 20нче августка кадәр төгәлләргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев