Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Мәшәкатьле эшнең җимеше тәмле

Төп эше мөгаллим булса да, Ринат Хәйруллин бер хезмәт хакына гына канәгатьләнүчеләрдән түгел. Гаилә бюджетына өстәмә табыш кертүнең төрле юлларын таба ул. Берничә ел элек Лизинг-грант программасы хакында ишеткәч, анда катнашып, инкубатор ота. Җиһазны 10 га 10 зурлыгында төзелгән әлеге сарайга урнаштыралар. Инкубатор мең ярым каз яки 4 мең чамасы...

Төп эше мөгаллим булса да, Ринат Хәйруллин бер хезмәт хакына гына канәгатьләнүчеләрдән түгел. Гаилә бюджетына өстәмә табыш кертүнең төрле юлларын таба ул. Берничә ел элек Лизинг-грант программасы хакында ишеткәч, анда катнашып, инкубатор ота. Җиһазны 10 га 10 зурлыгында төзелгән әлеге сарайга урнаштыралар. Инкубатор мең ярым каз яки 4 мең чамасы тавык йомыркасына исәпләнгән. Беренче сезонда Хәйруллиннар хуҗалыгында каз бәбкәләре үсте. Уңышка ирешүнең сере шәхестән генә тормаска да мөмкин, ди Ринат Хәйруллин. Техника бит ул. Барысын да белеп тә бетермибез, ди героебыз. Бәбкә яки чебешләр чыгаруны Ринат абый бик тынгысыз эш, дип бәяли. Монда гаилә белән тир түксән генә нәтиҗәсе яхшы була, ди ул.

Яңа сезонга керешкәнче, инкубаторны дезинфекцияләргә туры килгән. Шушындый ук чараны йомыркаларга да үткәргәннәр. Махсус катнашманы Чаллы шәһәрендәге ветеринар даруханәгә барып алдым, ди Ринат абый. Инкубаторның эчке ягын эшкәртеп чыгарганнан соң, электр җайланмаларының эшчәнлеген дә тикшердек, ди ул.
Инкубатор эшләп торганда, йомыркаларның яхшы сакланышы өчен даими рәвештә ут һәм су да таләп ителә. Әмма аеруча авыл җирендә төрле очрак булырга мөмкин бит. Шуңа да Ринат абый генератор һәм су запасы өчен савыт куйган. Сатылмый калган чебешләр өчен дә урын әзер. Аларны сарайның икенче ягына урнаштырачаклар. Хәер, узган ел бәбкәләрне кая куярга микән дип аптырыйсы булмаган.
Бу эш шактый чыгымнар да таләп итә. Шәхсән Ринат абый йомыркаларны сатып ала. Тавыкныкы быел берсе 15 сум тирәсе йөрсә, казныкы гомумән 80-100 сум чамасы.
Каз бәбкәсе һәм тавык чебеше чыгаруның төп аермасы көнендә, диләр. Бәбкә 29-30 көндә чыкса, чебешләр өчен 21 көндә җитә икән. Ринат Хәйруллин фаразлавынча, чебешләр 8нче май көнне чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев