Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Мамадыш районы терлекчеләре өчен семинар узды

Сентябрь ае йомгаклары буенча, районыбыз хуҗалыкларында терлекләрдән уртача тәүлеклек артым 708 граммны тәшкил иткән. Мондый күрсәткечкә соңгы ун елда ирешкәннәре булмаган әле. Бу хакта "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе базасында үткән авыл хуҗалыгы семинарында белдерделәр. Районыбызның авыл хуҗалыгы оешмаларында 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүче терлекчеләр, бозаулату бүлегендә эшләүче сыер савучылар, ферма...

Сентябрь ае йомгаклары буенча, районыбыз хуҗалыкларында терлекләрдән уртача тәүлеклек артым 708 граммны тәшкил иткән. Мондый күрсәткечкә соңгы ун елда ирешкәннәре булмаган әле. Бу хакта "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсе базасында үткән авыл хуҗалыгы семинарында белдерделәр.

Районыбызның авыл хуҗалыгы оешмаларында 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүче терлекчеләр, бозаулату бүлегендә эшләүче сыер савучылар, ферма мөдирләре өчен оештырылган семинар-уку Көек-Ерыкса мәдәният йортында башланды. Әлеге чарага рәислек иткән район башлыгы Анатолий Иванов киңәшмәдә катнашучылар алдында торган бурычларга тукталды, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар өчен эшләүче программалар белән таныштырды. Теоретик өлешне алга таба район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов дәвам итте. Ул бозаулату бүлегендә сыерларны һәм бозауларны тәрбияләү тәртипләре турында аңлатты.
- Бозауларга эчертелүче сөтнең җылылыгы 38 градустан да ким булырга тиеш түгел. Алай булмаганда өстәмә җылыту шарт. Сөтне чиләктән эчертү дә тыела. Бозауның башы өскә караган булырга тиеш,- ди ул.
Семинарның беренче өлеше тантаналы мизгелләр белән төгәлләнде. "Нократ" агрофирмасының генераль директоры Хәмит Кәримуллин хуҗалыкта хезмәт куючы юбилярларга бүләкләр тапшырды...
Авыл хуҗалыгы киңәшмәсенең практик өлеше "Нократ" агрофирмасы "Дружба" бүлекчәсенең Көек-Ерыкса терлекчелек комплексында дәвам итте.
Көек-Ерыкса фермасында эшләүчеләр башка хуҗалыклардан килгән коллегаларына мондагы эш шартлары, аның оештырылышы, терлекләрне тәрбияләү алымнары хакында сөйләделәр. Алар барысы да диярлек бу өлкәдә тәҗрибә туплаган белгечләр.
"Тәкәнеш" агрофирмасының "Рассвет" бүлекчәсеннән Нурзидә Нигъмәтҗанова да үз эшенең остасы. Терлекләрдән тәүлеклек артым алу буенча бүгенге көндә районда икенче баскычта ул. Ел башыннан бирле һәр ай саен уртача 855 гр артым алуга ирешкән.
- Тиешле барлык таләпләрне дә үтәп барабыз. Терлекләребез хәзерге технологияләр буенча тәрбияләнә. Җитәкчеләр хезмәтебезне тиешенчә бәяли. Эш шартларыннан канәгать,- ди Нурзидә Нигъмәтҗанова.
Районыбыз терлекчеләре тарафыннан быелның 9 аенда 2141 тонна ит җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 119 % дигән сүз. Җитештерелгән сөт күләме 19474 т ны тәшкил итә. 2011 елның әлеге чоры белән чагыштырганда 115 %. Сентябрь аенда терлекләрдән уртача тәүлеклек артым 700 граммнан артып киткән. 800, 900, хәтта 1 мең грамм чиген узучы хуҗалыклар да бар.
Семинар-укуда катнашучыларга район башлыгы күрсәткечләрнең нинди булуы сезнең үз эшегезгә ни рәвешле якын килүгә бәйле дип искәртте. Шушында ук Анатолий Иванов мөһим хәбәр дә ирештерде. Быел авыл хуҗалыгы алдынгылары өчен район слеты үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев