Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Кече Сонда төзелеш елы

Директоры бар, клубы юк. Кече Сон авылыннан Фәрит Хуҗин үзе турында шулай дип шаярта. Моңа кадәр мәдәни чаралар мәктәптә үткәрелгән. Сентябрь аеннан алар яңа бинада узар дип көтелә. Кече Сон авылында быел төзелешләр елы дип әйтергә мөмкин. Шуларның иң көтеп алынганы мәдәният учагы булачак бина. Яңа клубны ТР Президенты кабул...

Директоры бар, клубы юк. Кече Сон авылыннан Фәрит Хуҗин үзе турында шулай дип шаярта. Моңа кадәр мәдәни чаралар мәктәптә үткәрелгән. Сентябрь аеннан алар яңа бинада узар дип көтелә.

Кече Сон авылында быел төзелешләр елы дип әйтергә мөмкин. Шуларның иң көтеп алынганы мәдәният учагы булачак бина. Яңа клубны ТР Президенты кабул иткән программа буенча төзиләр. Бу турыда узган ел азагында билгеле була. Төзелешне элек 2 катлы корылма булган урында башларга карар кылалар. Март аенда бригада туплап иске бинаны сүтәләр. Ә апрельдән биредә "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте төзүчеләре эшли башлый.
- Бүгенге көндә фундамент салу эше төгәлләнеп килә. Берничә көннән стенасын күтәрә башлыйлар. Ә объектны сентябрь аена кулланылышка тапшырырга планлаштыралар,- ди Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.
Яңа клуб 1 катлы һәм 397 кв. метр зурлыкта булачак. Тамаша залы 12 гә 20 метр зурлыгында булыр дип планлаштырыла. Аннан тыш, фойе, бильярд залы да төзеләчәк, диләр. Биредә спорт чаралары да үткәрергә мөмкин булачак. Бина якынча 250 кешегә исәпләнә.
- Бу безнең өчен күптән көтеп алынган төзелеш. Яңа клуб турында шактый еллар хыялландык. Әмма мәдәният йортыбыз юк, дип чаралар үткәрелми тормады. Без аларны мәктәп бинасында уздырдык,- ди Кече Сон клубы директоры Фәрит Хуҗин.
Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов әйтүенчә, иске клуб калдыклары да әрәм булмаячак икән. Аларны янгын сүндерүчеләр депосы төзегәндә кулланачакбыз, ди ул. Әлеге объектта да эшләр башланган. Бу көннәрдә нигезен салганнар.
Кечесонлыларның тагын бер хыяллары бар. Элеккеге мәдрәсә бинасын төзекләндереп, анда бүгенге көндә мәктәп бинасында эшләүче Яруллиннар музеен күчерү. Бу объект тарихи һәйкәлләр исемлегендә икән. Аны 1898 нче елда төзегән булганнар. Бирегә заманында Кукмара, Чистай районнарыннан да килеп гыйлем үзләштергәннәр.
- Бу эшне авыл җирлеге көче белән генә башкарып булмый. Без район җитәкчелеге һәм изге күңелле авылдашларыбызның ярдәменә өметләнәбез,- ди Мансур Сәләхов.
Бина 9га 21 метр зурлыгында. Мансур Сәләхов әйтүенчә, аны "кеше" итү өчен 1,5-2 млн сум акча кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев