Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Казларны көзен саныйлар

Казны ничә баш үстерсәң дә, сату белән кыенлыклар юк. Иске Комазан авылыннан Минзилә Зәйнетдинова әнә шундый фикердә. Соңгы берничә елда казчылык белән шөгыльләнә ул. Иске Комазан авылындагы Зәйнетдиновлар хуҗалыгында быел 50 баш каз үскән. Берничә ел рәттән 100 баш та тәрбияләгән чаклар булды, ди Минзилә Зәйнетдинова. Авыл бизнесының әлеге тармагына...

Казны ничә баш үстерсәң дә, сату белән кыенлыклар юк. Иске Комазан авылыннан Минзилә Зәйнетдинова әнә шундый фикердә. Соңгы берничә елда казчылык белән шөгыльләнә ул.

Иске Комазан авылындагы Зәйнетдиновлар хуҗалыгында быел 50 баш каз үскән. Берничә ел рәттән 100 баш та тәрбияләгән чаклар булды, ди Минзилә Зәйнетдинова. Авыл бизнесының әлеге тармагына ул берничә дистә бәпкә алып кергән була.
- 2008 нче елда мәктәптә кыскарту булу сәбәпле, эшсез калдым. Шул вакытта миңа каз асрап карарга киңәш иттеләр. 30 баштан башлаган идем, елдан-ел арттыра барып 100 гә җиткергән чаклар да булды,- ди.
Казларны гаиләләре белән тәрбиялиләр икән. Кайсыбызның вакыты бар- шул казлар янына ашыга, ди Минзилә апа. Йорт кош-кортларына күбесенчә берничә төр ашлыкны кушып тарттырып, пешереп бирәләр икән. Икмәкне сатып алырга туры килә. Ә үстереп, эшкәртелгән казларга яңа хуҗалар табу проблема түгел, ди Зәйнетдиновлар.
- Казларны беркая да алып барганым юк. Даими клиентларыбыз бар. Шулар ел саен алдан фәлән баш кирәк була дип заказ биреп куялар,-ди.
Быел казлар уртача 1300-1400 сумнан йөри икән. Зәйнетдиновлар бу айда каз өмәләрен дә башлап җибәргәннәр. Сарайда эшкәртелгән казларны да, мендәргә дип әзерләнгән мамыкларны да күрергә мөмкин. Сезон саен уртача 5-6 мендәр тутырабыз, ди Минзилә Зәйнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X