Нократ

Иҗтимагый совет урып-җыю эшләрен контрольдә тота

Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тотуда районның иҗтимагый Советы да катнаша. Бу атнада Совет вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре составындагы комиссия Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зоналарында булды. "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә өч комбайн эшли иде. Арышны турыдан суктыралар. Кыр кораблары икмәк ташу өчен транспорт белән тәэмин ителгән. "Бункерларны...

Кырларыбызда игеннәрне урып-җыюның барышын, эшләрнең сыйфатын контрольдә тотуда районның иҗтимагый Советы да катнаша. Бу атнада Совет вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре составындагы комиссия Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зоналарында булды.
"Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә өч комбайн эшли иде. Арышны турыдан суктыралар. Кыр кораблары икмәк ташу өчен транспорт белән тәэмин ителгән. "Бункерларны бушатуда тоткарлыклар булганы юк. Өлгереп баралар,"-диләр комбайнчылар. Уңышның узган елгыдан кимрәк булуы гына борчый игенчеләребезне. Аларның хезмәтенә суктырып алынган ашлык күләменә карап түләнә бит.
Ямашев исемендәге бүлекчәдә кырга комбайннар чыкмаган иде әле. Алдагы көнне тагын яңгыр коеп узган булган. Арышның орлыкка алачак участокларын билгеләп куйганнар. Ул инде өлгергән, суктыра башларга вакыт җиткән. Басу җилләүгә комбайннарны алып чыгарга вәгъдә итте бүлекчә җитәкчеләре.
Комиссия "Вятка" бүлекчәсенең борчак басуында да булды. Аны турыдан суктыруга чыкканнар. Әмма бераз соңгарак калганнар. Югалтулар шактый. Башта урып чыгарга кирәк иде, ди белгечләр. Әмма борчакны егарга ургычлары булмаган. Шунысы яхшы-комбайннар артыннан ук пресс-җыйгычлар куйганнар. Салам рулоннарын шунда ук ферма янына төяп алып китәләр. Ленин исемендәге бүлекчә дә борчак суктыра. Биредә аны башта урган булганнар. "ЖРБ" ургычлары җитми. Шуңа күрә биредә дә борчакны уру белән соңарганнар. Агрофирма җитәкчелегенә киләсе елда бу мәсьләгә игътибарны көчәйтергә кирәк.
Эшләрнең барышын чагыштыру өчен комиссия "Тәкәнеш" агрофирмасына да юнәлде. "Родина"да да борчакны башта урып чыкканнар, масса җилләгәч кенә суктырганнар. Югалту-минималь. Басулары чиста. Чөнки вакытында җыеп алганнар.
"Чулпан"да 125 гектарлы арыш басуында берьюлы агрофирманың 13 комбайны эшли иде. Алар бер-бер артлы баралар. Төркемне икегә-өчкә бүлеп төрле басуларда эшләтсәң, тагын да яхшырак булыр иде, дигән нәтиҗәгә килде комиссия. Әмма агрофирма белгечләре: "Ашлык ташуга транспорт җитмәячәк,"-ди. Биредә комбайнчылар комиссия вәкилләренә түләү шартларыннан канәгать булмауларын белдерделәр.
- Механизаторлар хезмәт өчен түләүдән канәгать түгел. Биредә бер тонна ашлык суктырган өчен 18 сум 70 тиен түләячәкләр икән. Бигрәк аз сумма дип зарланды комбайнчылар,- ди Әгъзам Низамов.
Аның әйтүенчә, кисәк явып узган яңгырлар җитәкчеләргә дә, белгечләргә дә, комбайнчыларга да уракта эшләрне тизрәк һәм сыйфатлырак оештыруга кисәтү булды. Ашлык быел сөендерми. Булганын тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алырга тырышырга кирәк. Ә моның өчен комбайннарның тик торуына юл куярга ярамый.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 ноября 2017 в 10:14
    В Мамадыше продолжается строительство нового бассейна
  • 8 ноября 2017 в 10:07
    Мамадышцам рассказали о штрафах за продажу спиртного без лицензии
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03