Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Икенче икмәккә өметләр зурдан

Быел "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә төп игътибар бәрәңгегә булачак. Узган ел белән чагыштырганда яшелчәнең мәйданы да арткан. Быел аны 230 гектарда утыртырга планлаштыралар. "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә узган ел икенче икмәкне 200 гектарда үстергәннәр иде. Гектарыннан уртача 240-250 центнер уңыш җыеп алганнар. Аларны урнаштыру белән проблемалары юк. Өчәр мең тонна сыйдырышлы өч...

Быел "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә төп игътибар бәрәңгегә булачак. Узган ел белән чагыштырганда яшелчәнең мәйданы да арткан. Быел аны 230 гектарда утыртырга планлаштыралар.

"АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыятендә узган ел икенче икмәкне 200 гектарда үстергәннәр иде. Гектарыннан уртача 240-250 центнер уңыш җыеп алганнар. Аларны урнаштыру белән проблемалары юк. Өчәр мең тонна сыйдырышлы өч яшелчә саклагычлары бар. Аларның икесенә бары тик бәрәңгеләр, өченчесенә бәрәңге һәм яшелчәләр салган булганнар. Көздән дә, язга чыккач та җәмгыять шактый саткан аларны. Быел бәрәңгене 230 гектарда утыртырга планлаштыралар. Моның өчен 900 тонна чамасы орлык китәчәк. Аның дүрт төрле сорты бар хуҗалыкта: "Зэкура", "Розара", "Витесса", "Ароза". Былтыр аларны Самара өлкәсеннән алып кайтканнар. Беренче икесенең мәйданнары 70-80ешәр гектар булачак. Чөнки алар безнең шартларда үзләрен яхшырак аклаган. Сортлар буталмасын өчен, арасында ызан калдырыла.
Көз көне икенче икмәктән мул уңыш җыеп алу өчен барысын да эшлиләр хуҗалыкта. Былтыр басу тирән итеп эшкәртелгән. Икешәр центнер калийхлор һәм нитроаммофоска ашламалары кертеп калдырган булганнар. Хәзер бер центнер аммиак селитрасы һәм ике центнер катлаулы ашлама кертелә. Утыртканда ук бәрәңгегә авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы агу химикатлар сиптерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев