Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Өч хуҗалыклы авыл

10-15 ел элек гөрләп торган авылда бүгенге көндә нибары 3 хуҗалык калган. Алары да торак пунктның төрле почмагында. Мортазадагы тормыш белән без дә танышып кайттык. Гүзәл һәм Гаяз Хаҗиевлар Мортаза авылына1958 нче елны күчеп килә. Ул вакытта биредә 37 хуҗалык бар иде әле,- дип искә ала үзләре. Безнең урамда 13...

10-15 ел элек гөрләп торган авылда бүгенге көндә нибары 3 хуҗалык калган. Алары да торак пунктның төрле почмагында. Мортазадагы тормыш белән без дә танышып кайттык.

Гүзәл һәм Гаяз Хаҗиевлар Мортаза авылына1958 нче елны күчеп килә. Ул вакытта биредә 37 хуҗалык бар иде әле,- дип искә ала үзләре. Безнең урамда 13 йортта кеше яши иде,- ди Гаяз абый. Ә хәзер нибары ике өйдә тормыш учагы яна. Кышка бу сан да бергә генә кала икән. Күршеләре Асия апа Вәгыйзова иптәше вафат булганнан соң, кыш чыгарга Чаллыда яшәүче балаларына бара. Мортазада майдан- октябрьгә кадәр яши.
- Ел саен авылымны сагынып кайтам. Балалар янында рәхәт булса да, туган нигез үзенә тарта. Гомернең күп өлеше шушында узган бит,- ди Асия апа.
Җәй көне ялга балалар, оныклар кайтканда, Мортаза бераз җанланып ала икән. Әмма бу вакытлыча күренешләр генә шул дип уфтана өлкәннәр. Хәер җәен болай да бик ямансу түгел икән. Хуҗалыкта ни дә булса эшләп, күршеләр белән сөйләшеп вакыт үтә,- ди Хаҗиевлар. Ә менә кыш көне чыгарга теләсәң дә мөмкинлек булмый, ди алар. Җиргә кар төшү белән авыл цивилизациядән аерылып кала.
- Безне юлсызлык проблемасы борчый инде. Сукмак та салучы юк бит. Башка чара калмагач, үзебез бураннан соң сукмак салырга чыгабыз. Алдан бабайны җибәрәм, аның артыннан үзем атлыйм. Тилмереп йөрмәс идек тә, атна азагына балаларның кайтасы бар, үзебез дә кибеткә төшәбез,- ди Гүзәл апа.
Сукмак дигәне шактый арага сузыла икән. Капка төпләреннән башланып, Комазан урманчылыгы участогына кадәр. Якынча 3 км ара. Мортазада кышка калучы һәркем шулай эшли диләр. Хаҗиевлар әле хәзер дә кәҗә һәм сарык малы асрый, кош-корт тоталар. Гомер буе эшләгәч, тик утырасы килми,- ди Гаяз абый.
- Авыл хуҗалыгында да эшләдем. Юллар төзелешендә дә катнаштым,- ди Гаяз абый.
Әлегә сәламәтлек артык борчымый әле, ди Хаҗиевлар. Ә менә берничә елдан сукмак салучы да калмаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев