Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Билаловлар нәселенең биш буыны

Биш буын вәкиле тату, матур гомер кичерәләр. Сүзебез Кече Сон авылында яшәүче Билаловлар нәселе хакында. Безнең иҗат төркеме аларның иң өлкәне һәм иң яше белән танышып кайтты. Асия апа Билалова бу нигездәге иң өлкән кеше. Аңа быел 85 яшь тулачак икән. - Балачак еллары ачлык белән көрәшеп үтте. Ашарга ризык...

Биш буын вәкиле тату, матур гомер кичерәләр. Сүзебез Кече Сон авылында яшәүче Билаловлар нәселе хакында. Безнең иҗат төркеме аларның иң өлкәне һәм иң яше белән танышып кайтты.

Асия апа Билалова бу нигездәге иң өлкән кеше. Аңа быел 85 яшь тулачак икән.
- Балачак еллары ачлык белән көрәшеп үтте. Ашарга ризык юк. Юньле кием-салым турында әйтәсе дә түгел. Бер караганда, бу көннәрне күрмәсмен дә кебек иде. Ә хәзер тормышлар матур. Үләсем дә килми,- ди Асия Билалова.
4 яшьлек Алсу бу нәселдәге 5нче буын. Ул Асия апаның олы кызы Зәкиянең оныкчыгы. "Әбиләргә бай ул",- дип шаярталар Алсу хакында. Әнисе ягыннан гына да 3 әбисе бар аның. Ә Асия апа онык һәм оныкчыкларга бай. 9 бала тәрбияләп үстергән герой ананың ике дистәгә якын оныгы, 5 оныкчыгы, аларның балалары бар. Төгәл исәбенә чыгу өчен бармак бөгеп шактый санады Асия апа.
- Ял көннәрендә ишегалдында аяк басарга да урын булмый. Оныклар, оныкчыкларның үз гаиләләре, балалары бар бит. Барлык эшне күмәкләшеп башкарабыз,- ди Асия апаның олы кызы Зәкия апа.
Асия апа әле бүген дә умарталар тота икән. Дөрес, аларны оныгы карый. Ә Ак әбиләре киңәшләрен биреп тора.
- Мин умарталыкта да шактый еллар эшләдем бит. Колхоз умарталыгына кеше таба алмагач, мине менгезеп җибәрделәр. Күбесен үзлегемнән өйрәндем,- ди Асия апа.
Бу тормышта Асия апаның гасырга якын тормыш тәҗрибәсе бар. Исәнлек булса, мин аны 6нчы буыныма да тапшырачакмын әле ди Асия апа Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев