Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авыл төзекләнә

Шушы ук авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелә икән. Зират коймалары яңартыла, чишмәләр ремонтлана. Соңгы елларда Сон авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү буенча шактый эш алып барыла. 2 ел элек Кече Сон авыл зиратының коймасын яңартырга керешкән булганнар. Бу эш быел да дәвам иткән. - Әлеге чара авыл җирлеге...

Шушы ук авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирелә икән. Зират коймалары яңартыла, чишмәләр ремонтлана.

Соңгы елларда Сон авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү буенча шактый эш алып барыла. 2 ел элек Кече Сон авыл зиратының коймасын яңартырга керешкән булганнар. Бу эш быел да дәвам иткән.
- Әлеге чара авыл җирлеге инициативасы һәм халык ярдәме белән оештырыла. Без баганалыклар һәм җепсәләр кайтардык, ә халыктан җыелган акчага профнастил алдык. Кечесонлылардан бу изге эшкә 85 мең сум акча җыелды,- ди Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.
Кече Сон авылы зиратының коймасы 950 метр озынлыкта. Бүгенгә шуның 560 метр арасы яңартылган. Урта Сон авылында да шул рәвешле эшлиләр икән. Анда зират коймасының 280 метр өлеше яңага алышынган. Эшче куллар шушы авыллар халкы, ди Мансур Сәләхов. Төзелешне күбесенчә ял көннәрендә өмә оештырып алып барганнар.
Шушы ук юл белән чишмәләр дә яңа төс ала бара. Узган ел 2 тереклек чыганагы яңарган булса, быел да шуннан ким булмас, дип ышандыралар. "Солтан" чишмәсе бүгенге көндә ерактан үзенә дәшеп тора.
- Риваятьләр буенча, безнең авылга Солтан исемле кеше нигез салган дип йөртелә. Ул үзенең уллары белән нәкъ менә әлеге чишмә янында төпләнгән дип сөйли иде өлкәннәр. "Солтан" исеме шуның белән бәйле,- ди Фәрит Хуҗин.
Мәскүрә апа Сафина белән без "Мәктәп асты чишмәсе" янында очраштык. Ул яшьрәк чагында гел чишмәгә йөрүе, шушында керләр чайкавы хакында сөйләде.
- Хәзер чишмәгә еш йөреп булмый инде. Яшь тә бара. Әмма өйгә су кергән булса да, балалар ялларга кайткач гел шушында киләләр,- ди ул.
Кече Сон чишмәләргә бай якларның берсе икән. Авыл халкы әйтүенчә, биредә эре тереклек чыганаклары гына да 7 гә тула. Димәк, эш күләме шактый әле бу төбәктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев