Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Алдынгылар барланды

Быелгы Сабантуйда, әле районыбыз тарихында беренче мәртәбә, икътисадый зоналарда иң югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар аерым билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләрне билгеләү өчен һәр хуҗалыктагы һәр механизаторның еллык эш күрсәткечләре исәпкә алынды. Ә без хуҗалыкларга барып алдынгылар белән якыннан танышырга булдык. Рузил Хөсәенов - "Иң яхшы механизатор" исеменә лаек булганнар арасында иң яше....

Быелгы Сабантуйда, әле районыбыз тарихында беренче мәртәбә, икътисадый зоналарда иң югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар аерым билгеләп үтеләчәк. Җиңүчеләрне билгеләү өчен һәр хуҗалыктагы һәр механизаторның еллык эш күрсәткечләре исәпкә алынды. Ә без хуҗалыкларга барып алдынгылар белән якыннан танышырга булдык.

Рузил Хөсәенов - "Иң яхшы механизатор" исеменә лаек булганнар арасында иң яше. Ул Мамадыш азык-төлек корпорациясендә хезмәт куя. Аның күрсәткечләре Усали зонасында иң яхшысы - 465 норма-смена. Үз хезмәттәшләре арасында ул май аеның эш күрсәткечләрен исәпләмәгән очракта да җиңеп чыккан булыр иде. Рузилгә нибары 22 яшь.
Әтисе лаеклы ялга чыкканда, үзенең тракторын улы Рузилгә тапшыра. Алдынгы механизатор бүген Кече Сон фермасында үзеннән нибары бер яшькә генә кече тракторда эшли. де Лаваль җайланмасы белән терлекләргә азык сала, тирес чыгара. Гомүмән, ул ел дәвамында эш белән мәшгуль.
Иртән фермага яшел азык алып кайтса, төштән соң печән әзерләүгә чыга. "Яшь булуына карамастан, тырышлыгы белән һәркайсыбызга үрнәк ул" , - диләр Рузил турында хезмәттәшләре.
Кирмән зонасында иң югары күрсәткечләр Константин Бабатьевта. "АПК Азык-төлек программасы"на килүгә үзенә "Нью Холланд" тракторын ышанып тапшыралар. Кышларын ул юлларны кардан арындыруда, терлек азыгы төяүдә катнашкан. Яз җитүгә бертуган энесе Юрий белән кыр эшләренә чыгалар.
Абыйлы-энеле Бабатьевлар бүгенге көндә "Хәсәнов" хуҗалыгының элекке басуларында күпьеллыклар чәчеләсе мәйданнарны эшкәртәләр. Ничек югары күрсәткечләргә ирештегез дигән сорауга Константин: "иртәрәк торып, соңрак йокларга ятсаң гына, мондый кызу эш өстендә уңышларга ирешеп була", - дип җавап бирде. 347,32 норма-смена эш башкарган ул. Тракторга беренче мәртәбә 13 яшендә утырып, "К-700"дә эшләгән. Аны, билгеле инде, чит ил техникасы белән тиңләп булмый. "Хәзерге техникалараның көче дә шактый югары, эшләнешләре дә бик уңалы, рәхәтләнеп эшләргә була", - ди алдынгы механизатор.
Красная Горка икътисадый зонасында 493 нормо-смена белән "Трудовик" агрофирмасы хезмәткәре Николай Игнатьев җиңеп чыкты. Шәдче зонасында җиңүче исеме - "Нократ" агрофирмасы механизаторы Ралиф Салиховка, Тәкәкнеш зонасында Тәкәкнеш агрофирмасыннан Илфар Шиһабиевка бирелде. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар район Сабантуенда бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев