Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь көрәшчеләребезгә тиңнәр булмады

Узган атнаның җомгасында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1998-99нчы елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында милли көрәш бәйгесе үтте. Казан зонасына кергән районнар катнашындагы ярышта көрәшчеләребез гомумкоманда беренчелеген оттылар. Алда аларны апрель аенда Актанышта узачак финал ярышлары көтә. Егетләребез Мамадышка җыелган 19 район көрәшчеләре арасында 214,5 очко җыйдылар. Икенче урынны алган...

Узган атнаның җомгасында "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1998-99нчы елларда туган Татарстан укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында милли көрәш бәйгесе үтте. Казан зонасына кергән районнар катнашындагы ярышта көрәшчеләребез гомумкоманда беренчелеген оттылар. Алда аларны апрель аенда Актанышта узачак финал ярышлары көтә.

Егетләребез Мамадышка җыелган 19 район көрәшчеләре арасында 214,5 очко җыйдылар. Икенче урынны алган кукмаралылар алардан 41 очкога калыштылар. Бәйгеләр тугыз авырлык категориясендә үтте. Беркетмәләрдән күренгәнчә, бер генә район да тулы состав куймаган иде. Кукмара һәм Яшел Үзән командаларында берәр авырлыкта көрәшче булмаса, күпчелек төбәкләрдән икешәр авырлыкта спортчылар юк иде. Шулай булуга карамастан, 14-15 яшьлек көрәшчеләр Спартакиаданың финал өлешендә катнашу хокукы бирә торган алтылыкка эләгү өчен келәмнәрдә шактый тир түктеләр. Призлы урыннарны алучылар арасында 12 район вәкиленең булуы шул турыда сөйли. Аеруча келәм хуҗалары - мамадышлылар җилкәсенә зур җаваплылык йөкләнде. Ни әйтсәң дә, аларга җанатарлары каршында сынатырга ярамый иде. Егетләр сынауларын уңышлы үттеләр. Иң җиңел үлчәүдә Илназ Димиев белән Ришат Исхаков даими көндәшләр. Ләкин алар арасындагы көндәшлек келәмнәрдә генә чагыла. Ә гадәти көннәрдә - дуслар. Төрле дәрәҗәдәге турнирларда я беренчесе, я икенчесе уңышка ирешә. Җомга көнне бәхет Илназга елмайды. Финалда аңа Балык Бистәсе вәкиле каршылык күрсәтергә маташса да, егетебез үзенең аннан көчлерәк икәнен матур алым ясап, баллар алу бәрабәренә исбатлады. Ришат исә өченче урынны яулады. Алмаз Сөнгатуллинга финалда Саба районы көрәшчесе Фәндүс Нәбиуллин артык проблемалар тудыра алмады. Ул да баллар исәбенә җиңү яулап, 43 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Данияр Гарипов Биектаудан Динар Әкбәровны каршылыгын сындырып, 55 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булды. Самат Гыйбазов белән Данис Хәкимов үз авырлык үлчәүләрендә өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев