Нократ

Яшь фигуралы шуу осталары Мамадышка җыелды

Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан 85 спортчыны җыйды. Дүшәмбе көнне Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмендә хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Тәүге мәртәбә оештырылган әлеге чарада районыбыз данын яклаган 16 фигуралы шуучы арасында моңа кадәр төрле республика бәйгеләрендә чыныгу алганнар...

Тимераякларда фигуралы шуу ярышлары "Олимп" боз сараена республика шәһәр һәм районнарыннан 85 спортчыны җыйды. Дүшәмбе көнне Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмендә хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте.

Тәүге мәртәбә оештырылган әлеге чарада районыбыз данын яклаган 16 фигуралы шуучы арасында моңа кадәр төрле республика бәйгеләрендә чыныгу алганнар да, әлегедәй зур чарада тәүге мәртәбә катнашучылар да бар иде. Шулай да, һәр мамадышлы үз разрядында матур гына чыгыш ясап, нәтиҗәләре белән сөендерде. Өченче үсмер разрядында Анастасия Кекешева (4нче санлы мәктәп укучысы)-беренче, Диана Харисова (2нче лицей)-өченче; беренче үсмер разрядында Виолетта Ванишнина-беренче, Екатерина Мотова-икенче, Ләйсән Сафина (өчесе дә 1нче мәктәп укучылары) өченче урыннарны яуладылар. Спортның әлеге төре буенча районыбыздагы бердәнбер тренер Снежана Власованың 80гә якын бала белән шөгыльләнгәнен искә алсаң, ярышта һәр спортчының күрсәткечләре игътибарга лаек. Данил Костин (Красная Горка мәктәбе), "Яшь фигурист" категориясендә өченче урынны алган Казан спортчысыннан бер генә очкога калышып, "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә җиңүче дип табылды. Ксения Мазиловага (2нче лицей) "Тамашачы симпатиясе призы" тапшырылды. Шәһәрдәге 2нче лицей укучылары Булат Мөхәммәтҗанов-бишенче, Милена Родина-алтынчы, Янина Власова-сигезенче, Надежда Просвирнина-уникенче, Елизавета Пугасова-унөченче; 1нче санлы мәктәптән Екатерина Клинова-дүртенче, Лилия Минһаҗева-бишенче, Анастасия Мотова-алтынчы, Камилә Хәмитова сигезенче урыннарны алдылар. Бу көнне Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара һәм Мамадыштан үз осталыгын күрсәткән һәр фигуралы шуучы истәлекле бүләкләргә ия булды. Яшь спортчыларыбызның боз өстендәге чыгышларын әлеге бәйгеләрне оештыруда ярдәм иткән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе дә тамаша кылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бенча урынбасары Алена Смирнова катнашты һәм спортчыларны котлап: "Алга таба тагын да зур көч һәм уңышлар телим",-диде. Ә спортчыларыбызга алар, чыннан да, кирәк. Алда аларны чираттагы ярышлар көтә. 27-28нче апрель көннәрендә Чистайда узачак III ТР тимераякларда фигуралы шуу Федерациясе Кубогында Мамадыш данын 6 спортчыбыз яклый. Аларның җиңү белән кайтуларын көтәбез. Ә спорт мәктәбе ачык беренчелегенә киләчәктә республика төбәкләреннән тагын да күбрәк спортчылар җыелсын, беренчелекнең гомере озын булсын.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 января 2018 в 15:26
    Полицейские вернули четырем жителям Мамадыша утерянные сотовые телефоны
  • 16 января 2018 в 10:27
    На базе спортивного комплекса "Дружба" прошла новогодняя елка
  • 15 января 2018 в 10:00
    В Мамадышском районе выявлена незаконная рубка леса
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 Керамзитные БЛОКИ (стеновые, перегородочные), цемент. Бесплатное хранение. Доставка манипулятором. ул.Кашапова, 1Д (рядом с ГИБДД). Тел.: 8-927-476-97-01 РЕМОНТ  стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 РЕМОНТ  автоматических стиральных машин, холодильников. Тел.: 8-917-903-65-87 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41