Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәкәнештә олысы да, кечесе дә шахмат уйнады

Иң кечкенәсенә биш яшь булса, иң өлкәннәре сиксәнне узганнар иде. Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе базасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Аны мөгаллим Әмир Ганиев истәлегенә оештырдылар. 18нче ел рәттән уздырылучы бәйгене район башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде. Аннан соң шахматчыларга изге теләкләрен башка кунаклар да җиткерделәр. Алар рәтендә район башкарма...

Иң кечкенәсенә биш яшь булса, иң өлкәннәре сиксәнне узганнар иде. Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе базасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Аны мөгаллим Әмир Ганиев истәлегенә оештырдылар.
18нче ел рәттән уздырылучы бәйгене район башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде. Аннан соң шахматчыларга изге теләкләрен башка кунаклар да җиткерделәр. Алар рәтендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Әмир аганың улы Дамир әфәнде, һ.б. бар иде. Турнирны төп оештыручыларның берсе нәкъ менә Дамир Ганиев. Түбән Тәкәнеш җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин әйтүенчә, ул әтисе истәлегенә спорт чарасы уздырудан тыш, туган ягының үсешенә дә зур өлеш кертә икән.
- Дамир Ганиевның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез. Авылыбызда чишмә төзекләндерде, башка эшләрдә дә финанс ярдәмен күрсәтеп тора,- ди Рөстәм Хәмизуллин.
Түбән Тәкәнеш урта мәктәбенең спорт залы шимбә көнне 150 шахматчыны берләштерде. Алар 7 яшь төркеменә бүленеп уйнадылар. Катнашучыларның иң кечкенәсенә нибары биш кенә яшь әле.
- Шахмат уйнарга әтием һәм абыем өйрәтте. Өйдә шулар белән уйныйм,- ди Илгизәр Хәмидуллин.
Турнирда катнашучылар арасында 80 яшь чиген узучылар да бар. Рөстәм Мәмлиев та сигезенче дистәсен ваклый. Кукмара районының Лубьян авылыннан килгән ул.
Әмир Ганиев истәлегенә үткәрелүче турнирның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел бәйгегә Киров өлкәсенең Нократ Аланы һәм Уржум шәһәрләреннән, Татарстанның 22 районыннан шахматчылар килгән иде. Алар өчен аклы-каралы 70 такта әзерләнгән.
Мәйдан хуҗалары булган Түбән Тәкәнеш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары ярышта тулы составта диярлек катнаша. Бу алар өчен дәрестә үзләштергән белемнәрен сынап карау мөмкинлеге булып тора бит.
- Әлеге уку елы башыннан мәктәбебезнең 1нче сыйныфында белем алучылар өчен шахмат дәресләре кертелде. Балалар бик теләп үзләштерәләр. Әлегә бу фән атнага 1 сәгать кенә укытыла. Киләчәктә аның санын арттыруга ирешә алсак, яхшы булыр иде,- ди мәктәп директоры Наил Хәмизуллин. Аның әйтүенчә, шахмат дәресләре укучыларның аң-белемнәрен арттыруда өстәмә плюс булып тора. "Шахматны үз иткән егет-кызларның математика кебек фәннәрдән БДИ күрсәткечләре дә яхшы",- ди Наил Хәмизуллин. Турнирда очрашулар швейцар системасы буенча барды. Һәр катнашучыга якынча 9 көндәше белән уйнарга туры килде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларга килгәндә, аларның зур күпчелеген башка төбәк вәкилләре тәшкил итә. Райондашларыбыздан Эльвира һәм Алисә Хәмидуллиналар гына пьедесталга күтәрелә алдылар. Беренчесе хатын-кызлар арасында икенче урынны яуласа, кызына 2002нче елда туганнар һәм яшьрәкләр арасында тиңнәр табылмады. Ветераннардан Актаныш вәкиле Альберт Хаҗиев, ир-атлардан Сарман шахматчысы Василий Васильев, хатын-кызлар арасында Балтачтан Ландыш Гарифуллина беренче булдылар. Укучы кызлар һәм малайлар арасында Яр Чаллыдан Зарина Шәфигуллина белән Актаныштан Регинат Нуриәхмәтов җиңү яуладылар. Ә иң яшьләр категориясендә Нократ Аланыннан Сергей Батуевка тиңнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев