Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстан юлчылары чаңгы трассасында

Татарстан юлчылары Мамадышның чаңгы трассасын сынады. Шимбә көнне "Татавтодор" филиаллары хезмәткәрләре шәһәребезгә спортның әлеге төре буенча ярышка җыелдылар. Кемнең җитезрәк булганын алдагы видеоматериалда күрә аласыз. Беренче карашка, яңгыр һәм көчле җил астында чаңгыга басу мөмкин эш түгел кебек. Әмма басу гына түгел, ә берничә километр араны да узарга була икән....

Татарстан юлчылары Мамадышның чаңгы трассасын сынады. Шимбә көнне "Татавтодор" филиаллары хезмәткәрләре шәһәребезгә спортның әлеге төре буенча ярышка җыелдылар. Кемнең җитезрәк булганын алдагы видеоматериалда күрә аласыз.

Беренче карашка, яңгыр һәм көчле җил астында чаңгыга басу мөмкин эш түгел кебек. Әмма басу гына түгел, ә берничә километр араны да узарга була икән. Моны 16нчы март көнне шәһәр стадион-ипподромында исбатладылар. "Татавтодор" ААҖ-нең 10 филиалы хезмәткәрләре җитезлектә ярышты. Җиңүче исеме өчен Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Шәһәр яны, Саба һәм Чаллы командалары көрәшә. Беренче булып трассага 18 яшьтән- 35 яшькәчә булган хатын-кызлар басты. 2 км. арада шәһәрдәшебез Алия Госамовага тиңнәр юк.
- Бүген мин беренче булдым. Моңа бик шатмын, әлбәттә. Көндәшләр бик көчле иде. Яхшы әзерләнгәннәр. Әмма моңа да карамастан, яхшы күрсәткечкә ирешә алдым,- ди Алия Госамова.
Шулай ук 2 км. арада узышкан 35 яшьтән 45 яшькәчә хатын-кызлар арасында да безнең спортчыбыз лидер. Ленуза Мөбарәкшина барлык көндәшләрен дә артта калдырды. Алга таба трассага 45 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар чыкты. Бу төркемдә дә безнекеләр беренче өчлектә иде.
Ярыш барышын башкала кунаклары да күзәтте.
Ир-атлар төркемендә дә уңышларыбыз бар. 3 км. арада узышкан 18 дән 35 яшькәчә спортчылар арасында Мамадыш командасы вәкиле Сергей Петровка тиңнәр булмады.
Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, 3нче баскычта Арча районы юлчылары. Икенче баскычта 4 медаль яулаган мамадышлылар. Ә пьедесталның иң югары баскычында Минзәлә командасы. Алар исәбендә 5 призлы урын.
Кунаклар бу көнне спорт ярышыннан тыш, Май чабу бәйрәмен дә билгеләп үттеләр. Республика юлчылары коймактан авыз итте, карачкы яндырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев