Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстан судьялары волейбол уйнады

Хөкемдарлар спортка битараф түгел. Моны шимбә көнне шәһәребездә ТР судлары һәм суд департаменты идарәләре командалары арасында узган волейбол буенча ярышлар исбатлады. 3нче турнирга барлыгы 21 команда килгән иде. Ярышны ачу тантанасында кунакларны рәсми затлар һәм районыбызның сәнгать осталары сәламләде, һәр командага да милли ризыгыбыз- чәк-чәк тапшырдылар. Бәйгенең барышын ТР Югары...

Хөкемдарлар спортка битараф түгел. Моны шимбә көнне шәһәребездә ТР судлары һәм суд департаменты идарәләре командалары арасында узган волейбол буенча ярышлар исбатлады. 3нче турнирга барлыгы 21 команда килгән иде.

Ярышны ачу тантанасында кунакларны рәсми затлар һәм районыбызның сәнгать осталары сәламләде, һәр командага да милли ризыгыбыз- чәк-чәк тапшырдылар. Бәйгенең барышын ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар да күзәтте.
- Суд командалары арасында мондый ярышлар үткәрү соңгы 3-4 елда матур традициягә әйләнеп бара. Бәйгеләр волейбол гына түгел, ә спортның башка төрләре буенча да уза. Ил күләм ярышларда да катнашабыз. Мәсәлән, көз аенда Татарстан судьялары командасы мини-футбол буенча Идел буе ФО беренче булды. Безнекеләр хоккей, теннис, чаңгы спорты, шашка-шахмат төрләренә дә битараф түгел,- ди Илгиз Гыйләҗев.
Уеннар 4 төркемгә бүленеп, "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы, 2нче санлы лицей, 3нче мәктәп һәм 87нче санлы һөнәри көллият спорт залларында узды. Командалар 2 җиңүгә кадәр 15-әр минутлык партияләр үткәрделәр.
Үз төркемнәрендә 1нче һәм 2нче урыннарны яулаганнар алдагы этапка үтте.
Финал очрашуларына командалар кабаттан "Олимп"ка җыелдылар. Көн буе дәвам иткән турнирның нәтиҗәләренә килгәндә, хатын-кызлар командалары арасында бронза медальне әлмәтлеләр яулады. Икенче баскычта Тукай район суды волейболчылары, ә җиңүче исеменә Минзәлә командасы лаек булды. Ир-атлар командалары арасында 3нче урын Спасс, Әлки һәм Алексеевск районы судлары җыелма командасында. Икенче баскычта ТР Югары суды командасы. Бәйгенең төп кубогына Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарының җыелмасы ия булды.
Шулай ук командаларының җиңүенә зур өлеш керткән волейболчыларны да хөрмәтләделәр. Турнирның "Иң яхшы уенчысы" исеменә ТР Югары суды командасыннан Андрей Корнильцев лаек дип табылды. Бәйгене оештыручылар һәм мәйдан хуҗалары өчен дә махсус бүләкләр әзерләнгән иде. Ярышны ябу тантанасында ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев аның югары дәрәҗәдә узуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев