Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт-тайм (23.04.2012)

Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды. Шимбә көнне Мамадышка республиканың 18 районыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелды. Мәдәният йортының спорт залында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеген үткәрделәр. Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча узучы Татарстан беренчелегендә 19 команда составында 135 кеше катнаша. Шуларның 21 мамадышлылар. Бәйгедә катнашучыларны район башкарма...

Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды.

Шимбә көнне Мамадышка республиканың 18 районыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелды. Мәдәният йортының спорт залында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеген үткәрделәр.
Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча узучы Татарстан беренчелегендә 19 команда составында 135 кеше катнаша. Шуларның 21 мамадышлылар. Бәйгедә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләде.
- Сезне әлеге ярышта күрүебезгэ шатбыз. Авырлыкларга бирешмичә килгәнегез өчен рәхмәт. Барыгызга да уңышлар телим,- диде Алена Смирнова.
Мамадыш кунаклары чәк-чәк һәм ипи-тоздан авыз иттеләр.
- Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге 90 нчы еллардан бирле үткәрелә. Ә Мамадышта бу төр бәйге тәүге мәртәбә генә әле. Быел ярышта катнашучылар саны башка еллар белән чагыштырганда бермә-бер күбрәк,- ди ТР инвалидларының физкультура һәм спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина.
Татарстан беренчелегенә кунак буларак Казан шәһәреннән 2006нчы елда Италиянең Турин шәһәренд узган паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова да килгән иде.
Бәйгенең катнашучылары коляскалылар, күз күремнәре буенча инвалид һәм гомуми төркемнәргә бүленеп ярышты. Көрәш 6 өстәлдә барды. Коляскалылар төркемендә районыбыз данын Флүрә апа Мөбарәкшина яклый. Җиңучелэр 17 яшькә кадәр һәм зурраклар арасында ачыкланды. Беренче яшь категориясендэ якташларыбыз Розалина Кашапова һәм Ренат Гришин 1нче урыннарны алдылар. Зурлар төркемендә Вазыйх Садыйковның да күрсәткече шундый ук. Ә Флүрә апа Мөбарәкшина 2нче урынны яулады. Командабызның башка вәкилләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.
Кызлар хоккей уйнады
Шимбә көнне 1998-2001нче елларда туган хоккейчы кызларыбыз чираттагы уеннарын үткәрделәр. 21нче апрель көнне шәһәребез бозында Мамадыш, Кама Аланы һәм Актаныш хоккейчылары очрашты. ТР беренчелеге кысаларында 1998-2001нче елларда туган кызлар командалары чираттагы матчларын үткәрделәр. Олимп беренче уенны Кама Аланы хоккейчыларына каршы үткәреп, аларны 10га 0 исәбе белән җиңугә иреште. Икенче уенда өстенлек кунакларда иде. Актаныш кызлары керткән бер алкага мамадышлылар җавап кайтара алмады.
Узган атнада 94-97нче елгы кызлардан торган командабыз да Норлатта Казан хоккейчыларына каршы 2 уен уздырып кайтты. Аларның 1се җиңү, икенчесе җиңелү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев